«Арча педагогия көллияте» командасы Россия чемпионы булды
«Арча педагогия көллияте» командасы Анапада узган Бөтенроссия җәйге ГТО фестивалендә Россия чемпионы булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 11-15 сентя...
«Арча педагогия көллияте» командасы Анапада узган Бөтенроссия җәйге ГТО фестивалендә Россия чемпионы булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
11-15 сентябрь көннәрендә Анапа шәһәрендәге «Смена» шифаханә-курорт берләшмәсе базасында һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында II Бөтенроссия җәйге ГТО фестиваленең финал ярышлары узды. Ярышларны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Россия яшьләре» иҗтимагый-дәүләт физкультура-спорт берләшмәсе оештырды.
Фестивальдә Татарстан данын «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте» командасы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча көллият командасы беренче урынны яулады, диелгән әлеге хәбәрдә.
Фото: mon.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк