Арчада күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше апрель-май айларында төгәлләнәчәк
(Арча, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Апрель-май айларында Арча районында күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше төгәлләнәчәк. Бу хакта бүген Арчада узган "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешм...
(Арча, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Апрель-май айларында Арча районында күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше төгәлләнәчәк. Бу хакта бүген Арчада узган "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының күчмә утырышы кысаларында "Авыл җирендә яшәүче күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм" темасына узган түгәрәк өстәлдән соң билгеле булды.
"Арча районында меңгә якын күпбалалы гаилә җир алуга иреште. Бүген чиратта 150 гаилә. Җир бүлүдә тоткарлыклар җирләр әзер булмаудан килеп чыкты. Хәзер территориянең генераль планы эшләнде. Апрель-май айларында җирләр бүленеп бетәчәк", - диде Арча районы Башкарма комитетының Җир һәм милек палатасы рәисе урынбасары Илһам Сираҗиев.
"Татар-информ" хәбәрчесенең: "Авыл җирендә яшәүче гаиләләр җирне район үзәгеннән ала аламы?" дигән соравына рәис болай дип җавап бирде:
"Теләге булган кеше алачак. Без районда яшьләрнең күбрәк калуын, яшь гаиләләрнең күбрәк булуын телибез", - диде Илһам Сираҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк