Артист буласың киләме?
Театрларга йөрергә яратасыңмы? Ә бәлки синең дә яраткан артистларың кебек сәхнәдә уйнау серләренә төшенәсең киләдер? Мондый мөмкинлек бар, дустым! Бүген, 11 сентябрьдә «Театр-Вентилятор» сәнгать лабор...
Театрларга йөрергә яратасыңмы? Ә бәлки синең дә яраткан артистларың кебек сәхнәдә уйнау серләренә төшенәсең киләдер? Мондый мөмкинлек бар, дустым! Бүген, 11 сентябрьдә «Театр-Вентилятор» сәнгать лабораториясендә Искәндәр Нуризянов Актерлык осталыгы буенча дәрес үткәрәчәк.
Кем ул Искәндәр Нуризянов?
- РАТИ ГИТИСны тәмамлаган белгеч;
- Казанның Камера Театрлары артисты;
- Театр әһелләре берлеге әгъзасы;
- «Мсье Ибрагим», «Гамлет Сцены», «Хочу быть сильным» спектакльләренең режиссеры.
Дәрес кысаларында сине ниләр көтә?
- Тән пластикасы өстендә эш;
- Эмоциональ һәм физик кысылудан котылу серләренә төшенү;
- Игътибарлылыкны арттыру күнекмәләре;
- Эмоцияләрне чыгару үзенчәлекләре һ.б.
Әлеге дәрес актерлык осталыгы курсларының башлангычы булып торачак. Бу хакта тулырак бүген, 19:00 сәгатьтә Пушкина урамы 52 йорт (4 кат) адресы буенча белерсең.
Керү бәясе 500 сум.
Рәхим ит, дустым!
Фото авторы:"Театр-Вентилятор" сәнгать лабораториясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк