Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

Фердинанд абый, бер әңгәмәгездә сез “күңелемдә калган бер үкенеч бар. Ул әти белән безнең арадагы мөнәсәбәт” дигәнсез. Инде сез әти генә түгел, үзегез дә күптән бабай статусында. Ул үпкә әле дә яшиме?

–  Әти миннән бик күп таләп итә иде. Күрәсең, ул миндә потенциал барын күргән, ахрысы. Миңа мәктәптә “4”ле алырга да ярамый иде. Миндә гел бишле генә булырга тиеш иде. Бервакытны миңа ниндидер фәннән “4” ле куйганнар иде. Әби, җаным, атасы ачуланыр дип, “4”лене бетерәм дип, көндәлекне тишеп чыгарган. Шуннан әти “көндәлегеңне алып кил әле” ди. Мин дер калтырап әтигә көндәлекне суздым. Ә теге “4”ле урыны тишек. Әби үз өстенә алмаган булса, миңа шактый гына эләгәчәк иде ул көнне әтидән.

Берсендә әтигә «Хәмзәнең (минем энекәш) өчлеләре дә бар бит әле» дип әйтеп куйдым да, әти: «Ярар, көтү көтәр», − диде. Мине көтүче итеп күрмәгәнгә шулай кырысрак булган инде ул миңа. Ул мине көтү көтәргә әзерләмәгән, димәк. Мин яхшы укый идем, әйберләрем дә һәрчак тәртиптә иде. Энекәшләр китап-дәфтәрләремне алып, туздырып уйныйлар, мин шуңа елап утыра идем. «Ник елыйсың?» – диләр. Мин аңлатам. Шуннан әти энекәшләргә: «Ник тиясез шул интеллигент нәгаләтнең әйберләренә», – ди. Һәм әнә шундый кырыс тәрбия мине гомер буе озата барды дисәм дә була. Филармониягә эшкә килгәч, Илһам абый шулай таләп итә башлады. Иң катлаулы җырлар, иң катлаулы репертуар гел миндә иде.

Ә әтинең кырыслыгын мин үземчә аклыйм: ул минем үзенчәлеклерәк бала булганымны күргәндер һәм шуңа күрә таләбе дә югары булгандыр дип тынычландырам үземне.

–  Ә үзегез нинди әти? Балаларыгызның мәктәптән нинди билге алып кайтуы сезнең өчен мөһим идеме?
 –  Юк. Улым Маратны 90нчы елларда Казанда бик актив булган «урам төркемнәре»нә эләгүеннән куркып, хореография училищесына бирдем. Җиде ел укыды, аннан ун ел Җыр һәм бию дәүләт ансамблендә эшләде. Хәзер ул да Филармониядә хезмәт итә. Дөньяда үлеп яраткан балам инде ул минем. Тик шулай да, дөрес юлдан китмәс диеп, җәзага тарткан чаклар булды. Гәрчә, җәза бирерлек гамәлләр кылганы булмаса да. Бәлки аны башка ысуллар белән эшләргә кирәк булгандыр. Аңа хәзер 45 тулды менә. Ә ул барыбер курка миннән. Бала вакытыннан сеңеп калгандыр инде ул курку. Аның миннән курыкканлыгына хәзер үзем оялам. 

Фото – артистның шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021