Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

– Сез 1985 елдан бирле «Әкият» курчак театрында хезмәт куясыз. Бер театрга 40 елдан артык тугры калуның сере нәрсәдә?

Гөлнур Габдрахманова: 
– Хезмәтеңне яратып башкару, аннан канәгатьлек алып яшәү бәхете – һәркемгә дә бирелмәгән. Андый бәхетле кешеләр бу тормышта сирәк очрый. Мин үземне шуларның берсе дип саныйм.
Театр мохите, артист һөнәре күпләрне үзенә җәлеп итә. Әмма сәхнә – үзенә бертөрле, гаять катлаулы һәм мәкерле дөнья. Ул кешедән буйсынуны, үзеңне күпмедер дәрәҗәдә корбан итә белүне таләп итә. Ә буйсыну берәүгә дә җиңел бирелми. Чөнки ул – нәрсәдер югалту, ваз кичү дигән сүз.

Театр кешесе булыр өчен олы җанлы булу кирәк. Һәркем үз җанын үзенчә ача. Әгәр күңелеңдә яшеренгән серләреңне, уй-фикерләреңне тамашачыга җиткерә алмыйсың, алар белән уртаклашырга теләмисең икән, театрда эшләү генә сине иҗат кешесе итә алмый. Ә театр – күңелемдә йөрткән хыялларымны тормышка ашырган урын. Биредә үземне таптым, сәләтемне ачтым, тормышымның мәгънәсен күрдем. Шуңа күрә бөтен күңелемне салып, яратып эшлим. Минемчә, озак еллар бер һөнәргә тугры калуның сере дә шундадыр.

Әдгәмәдәш – Зөлфия Гыйлметдинова 

Фото: «Әкият» курчак театры музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021