Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

Иҗаттагы хатын-кыз өчен кинәнеп иҗат итәр өчен мәхәббәтле тормышта кадерле булып яшәү дә шарттыр дип беләм. Гомерлек мәхәббәтең – тормыш иптәшең белән очрашу тарихын беләсе килә.

- Тормыш иптәшем Рәфис белән безне хезмәттәшләрем, дусларыбыз Рамил белән Әнисә таныштырды. Рәфис белән бер елдан артык очрашып, сөйләшеп йөрдек. Бер-беребезне белеп, гадәтләребезгә күнегер өчен мөһим чор булды ул. Йөрәкләребез бер булып тибә башлагач, тормыш корырга дигән уртак фикергә килдек. Тормыш иптәшем Рәфис Самара өлкәсе Камышлы районыннан. Безнең театр Камышлы якларына еш гастрольләр белән йөри иде. Шунда Рамил дусты Рәфисне спектакльгә чакыра. Ул мине беренче тапкыр сәхнәдә күрә. Бу мизгел икебез өчен дә истәлекле. Безнең танышуыбыз 1нче март – минем туган көн иде. Инде күпме ел узса да, бу көн безнең өчен ике мәгънәле: берсе – минем дөньяга килгән көн, икенчесе – ике йөрәкнең бер-берсен тапкан көне.

 

Әңгәмәдәш - Гөлнара Җәлилова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021