Артур Исламов "Үзгәреш җиле" фестивален татар эстрадасының горурлыгы дип саный
«Үзгәреш җиле» – чит илләрдә күрсәтеп мактанырлык чын татар эстрада сәнгате фестивале. Бу фикерен Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов «Интертат» газетасын...
«Үзгәреш җиле» – чит илләрдә күрсәтеп мактанырлык чын татар эстрада сәнгате фестивале. Бу фикерен Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов «Интертат» газетасына интервью вакытында әйтте.
Артур Исламов – Илһам Шакиров исемендәге Халыкара вокалистлар бәйгесе I премия лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге яшь татар җыры башкаручылар бәйгесе һәм «Vissi d'arte» беренче халыкара бәйге лауреаты.
Җырчы сүзләре буенча, Европа илләрендә татар теленә ихтыяҗ бар. «Чит илдән килгән кеше: «Нинди җырларыгыз бар?» дип сораса, музыкаль дәрәҗәбез белән кызыксынса, «Мәгез, сезгә өч сезон, монда – югары класслы йөзгә якын җыр. Бу – чын татар әсәрләре», – диде ул.
«Үзгәреш җиле» татар музыкасына керткән өлеше белән тарихка кереп калачак һәм татар эстрадасының мирасы булып саналырга тиеш, дип исәпли Артур Исламов.
Текст һәм фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Җиңүчеләр билгеле!
-
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
-
«Хәрефләр сихерчесе»
-
«ЛУЧ – 2023. Люди, умеющие чувствовать»
-
«Сәхнә» журналын вендинг аппаратлардан эзләгез! (адреслары)
-
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
-
«Этнографическая мозаика татарского народа»
-
«Милли мультfest»
Комментарий юк