Логотип
Хәбәрләр

«ӘтнәТуй» фольклор-этник фестиваленең төгәл программасы билгеле булды

2026 елның 1 августында Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылында «Туган ягым» Мәдәният һәм ял паркында III «ӘтнәТуй»ачык фольклор-этник фестивале узачак. Фестивальнең төп максаты - Казан артындагы татар туй йолаларын саклау, шулай ук туй тантанасы белән бәйле гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру.

«ӘтнәТуй» ачык фольклор-этник фестивале программасы:
10:30 – фестиваль кунакларын каршы алу.

Интерактив мәйданчыклар эше:

- 50-70 еллардагы традицион Туй сыйлары булган «Туй ашлары» гастрономия зонасы;

- «Гөлҗиһан» мәйданчыгы;

- элегрәк булган туй киемнәренең тематик күргәзмәсе;

- «Мәхәллә» иҗат остаханәсендә «Энә һәм җеп моңы» дип аталган мастер-класслар һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе;

- «Сөлге аланы» мәйданчыгы;

- татар халык уеннары белән «Наза» балалар уен зонасы.

11:00 – республиканың Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан фольклор коллективларының Олы Әтнә авылының Чулпан урамы буйлап гармунга җырлап бару.

12:00 – фестиваль ачылышы. Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы һәм мәртәбәле кунакларны сәламләү сүзе.

12:15 – чакырылган артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы – борынгы туй йолаларын тәкъдир итү.

14:30 – түгәрәк өстәл. Йомгак ясау. Коллективларны бүләкләү.

15:00 – фестивальнең ябылуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021