«Аулак өй – көрәш» Төбәкара проекты
«Аулак өй – көрәш» Төбәкара проекты
17-18 август Санкт-Петербург каласында «Аулак өй – көрәш» Төбәкара проекты узачак. Санкт Петербургта яшәүче милләттәшләребез «Аулак өй – көрәш» проектының финалист командалары өчен Державин юбилее уңаеннан музейга экскурсия бүләк иттеләр. Мәскәү районы «Пулковец» Яшьләр йортында узачак чараны Санкт-Петербургта «Былбыл» беренче татар халык театры Тукайның «Шүрәле» спектакле белән ачып җибәрә. Сәфәр 4 команда ярышы – 2 аулак өй, бүләкләү тантанасы белән дәвам итәчәк. Һәм әдәби көрәштә көч сынашучылар теплоходта халык җырлары җырлап узар дип көтелә. 18 августта исә, Төньяк башкала буйлап татарча экскурсия бүләк ителә. Сәяхәтнең хедлайнерлары – Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, Санкт-Петербургта «Былбыл» беренче татар халык театры.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк