Һава торышы бозылганга, эшкә соңга калучыларны шелтәләмәскә тәкъдим иттеләр
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт башлыгы Иван Шкловец начар һава торышы аркасында эшкә соңга калуны нигезле сәбәп дип атады. Аның буенча эш бирүченең хе...
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт башлыгы Иван Шкловец начар һава торышы аркасында эшкә соңга калуны нигезле сәбәп дип атады. Аның буенча эш бирүченең хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга хакы юк, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
«Нигезле сәбәпләр булмый торып, эшкә соңга калу дисциплинар гаеп буларак бәяләнә һәм дисциплинар җәза куллануга китерү ихтималы бар. Эш бирүчеләргә мондый очракларда нигезле сәбәпләрне исәпкә алырга кирәк. Боларга, шул исәптән, начар һава шартлары һәм транспорт эшендәге өзеклекләр керә ала», - дип ачыклык кертте Шкловец.
Узган атнадан башлап Россиядә рекордлы явым-төшемнәр күзәтелә. Аерым алганда, Казанда 4 февральдән 5сенә каршы төндә һәм 5 февраль иртәсендә бер айлык күләмдә кар яуган. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе Казанда «Буран» планын игълан итте. 6 февральгә каршы төндә Казан урамнарына 509 берәмлек махсус техника һәм 79 юл эшчесе чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк