Логотип
Хәбәрләр

Авиарейслар тоткарланган өчен пассажирлар 360 меңгә кадәр компенсация таләп итә алачак

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 27 май көнне, РФның Һава кодексына ясалган үзгәрешләр гамәлгә керә. "РИА Новости" хәбәр итүенчә, хәзер авиапассажирлар багаж югалган яисә халыкара авиарей...

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 27 май көнне, РФның Һава кодексына ясалган үзгәрешләр гамәлгә керә. "РИА Новости" хәбәр итүенчә, хәзер авиапассажирлар багаж югалган яисә халыкара авиарейслар тоткарланган очракта күбрәк күләмдә компенсация алуга хокуклы. 

Рейс тоткарланган очракта моңа кадәр һәр сәгать өчен 25 сум алырга мөмкин иде. Хәзер исә бу сумма 360 меңгә кадәр җитә. 

Шулай ук югалган багаж өчен компенсация күләме арттырыла. Моңа кадәр ул 600 сум булса, хәзер инде бу сумма 90 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. 

Моннан тыш, йөртүчеләргә карата дәгъва белдерү урыннары да арттырыла. Моңа кадәр пассажир авикомпания теркәлгән адрес буенча дәгъва белдерә алса, хәзер үзе яшәгән урында да бу гамәлне эшләп булачак. 

Барлык үзгәрешләр дә Россиянең Монреаль конвенциясенә кушылуы нәтиҗәсендә гамәлгә керә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021