Австралия татары инглиз телендә язылган йөз китапны татарчага тәрҗемә иткән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Зөһрә Садри сүзләренчә, Австралиядә татар китаплары җитми. (Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Австралия татарлары вәкиле Зөһрә Садри, татарча китаплар җитмәү сәбәпле, тәрҗемә эшенә үз...
Зөһрә Садри сүзләренчә, Австралиядә татар китаплары җитми.
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Австралия татарлары вәкиле Зөһрә Садри, татарча китаплар җитмәү сәбәпле, тәрҗемә эшенә үзе алынган. Ул баланың өч-дүрт телдә сөйли алуын зур дәрәҗә дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган Австралия татар диаспорасы вәкилләре катнашындагы матбугат конференциясендә сөйләде.
“Минем 16 айлык кызым бар, аның татар телендә сөйләшеп үсүен теләр идем. Ирем инглиз милләтеннән, татарча сөйләшми, әмма ул да татар телен өйрәнергә тырыша. Австралиядә тел - бик мөһим фактор. Әгәр бала 3-4 телдә сөйләшә алса, бу - бик зур дәрәҗә. Шуңа күрә ирем белән кызыбызны татарчага өйрәтергә тырышабыз. Үзем татар телендә бик үк әйбәт аралашмасам да, телне белү дәрәҗәм бик югары дип уйламыйм. Күбрәк татарча китаплар укып, сөйләшеп, татарчамны шомартырга тырышам. Зилия кызым әле кечкенә, аның белән татарча гына сөйләшәм, ирем инглизчә аралаша, татар телендә белгән сүзләрен дә кыстырып җибәрә. Шигырьләр сөйлибез, туганнарыбыз килгәндә, татар китапларын алып килә. Минемчә, татар китаплары Австралиядә җитеп бетми, шуңа күрә мин инглиз телендә язылган якынча йөз китапны татарчага тәрҗемә иттем. Бу миңа авыр эш булды, тәрҗемә итә башлагач, грамматиканы үзләштердем, үземә дә файдасы тиде”, - дип сөйләде Зөһрә Садри.
Фото: Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк