“Хенде” автомобиленә автокредит алган, әмма түләргә җыенмаган.
2016 елның июлендә хатын-кыз “Хенде” автомобиленә автокредит алган, әмма түләргә җыенмаган. Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда яшәүче хатын-кыз автокредитын түләмәгән өчен бер елга шартлы рәвеш...
2016 елның июлендә хатын-кыз “Хенде” автомобиленә автокредит алган, әмма түләргә җыенмаган.
Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда яшәүче хатын-кыз автокредитын түләмәгән өчен бер елга шартлы рәвештә хөкем ителгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
2016 елның июлендә Чаллыда яшәүче хатын-кыз Казанда билгесез затлар белән сөйләшеп ялган документлар белән “Хенде Солярис” автомобиленә автокредит алган. Хатын-кыз түләргә сәләтле булуын күрсәтү өчен, беренче кертем буларак 6 мең сум түләгән.
Тикшерү ачыклаганча, хатын-кыз кредитны түләргә җыенмаган. Мошенниклык гамәлләре аркасында банкка 800мең сум зыян китерелгән.
Чаллыда яшәүче үз гаебен таныган. Суд мошенникка карата бер ел сынау белән бер елга шартлы рәвештә хөкем итү карарын чыгарган
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк