Авыл баласы елый-елый сынау тапшыра - "Ватаным Татарстан" газетасы
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Татарча укыган бала ничек русча җавап бирә алсын? Күп еллар дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Суфия Галиева...
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Татарча укыган бала ничек русча җавап бирә алсын? Күп еллар дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Суфия Галиева шулай дип аптырый. Түрәләр бу мәсьәләне хәл итә алмый азапланганда, авыл баласы, елый-елый, тест тапшыра. БДИ дип югары сыйныф укучыларын русча укырга күндереп бетердек, хәзер сабыйларның язмышы белән уйныйбыз түгелме?
Башлангыч мәктәп укучылары тапшыра торган илкүләм сынау Бөтенроссия тикшерү эше (БТЭ) дип атала. Әлбәттә, аны татар балаларына да рус телендә тапшырырга туры килә. Тестларга әзерләнү өчен математика, әйләнә-тирә дөнья кебек фәннәрдән татарча эш дәфтәрләре юк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны тәрҗемә итәргә җыенмыймы икән? Утыз елдан артык башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Суфия Галиеваны әнә шул сорау борчый.
Суфия ханым әйтүенчә, шәһәрдән аермалы буларак, авыл балалары мәктәпкә укый-яза белмичә керә. Шуңа күрә башта кулдан тотып язарга өйрәтәсе бар. “Моннан сигез ел элек 4 нче сыйныф укучылары БТЭны сынау рәвешендә тапшырган иде. Ул вакытта гел татарча эшләдек, ә биремнәр русча килде. “Бишле”гә генә укучымның, математикадан тизлек, хәрәкәт, юлга кагылышлы мәсьәләдәге сүзләрне тәрҗемә итә алмадым, дип елаганын әле дә хәтерлим. Сорарга да куркалар, чөнки сынауга үз укытучылары кертелми. 45 минут эчендә биремне тәрҗемә итсеннәрме, җавап эзләсеннәрме? Әлеге эшләр татар балаларына татарча, йә ике телдә булсын иде, – ди укытучы. – Бу безгә зур сабак булды. Аның татарча булмаячагын аңлап, тестларны русчага тәрҗемә итә башладык. Аптырагач, бөтенроссия тикшерү эшләре өчен аерым сүзлек булдырдык. Бер калын дәфтәрне өчкә бүлеп, математика, әйләнә-тирә дөнья, рус теле фәннәрендәге терминнарны, башка кирәкле сүзләрне язып барабыз”.
Мөгаллим әйтүенчә, русча-татарча сүзлекләр җитмәү проблемасы да бар. Дәрестә тәрҗемә итеп утырсалар, укытырга вакыт калмый икән. “Шуңа күрә өйдә әзерләп киләм. Һәр көн саен өстәмә 1-1,5 сәгать шөгыльләнергә туры килде. Бер укучымның да, мин калмыйм, дип әйткәне булмады. Башкача авыл балалары бу тестларны яхшы итеп тапшыра алмаячак. Казанда бу хакта белмиләрме? Бу хакта күп тапкыр әйткәнем булды. Ишетүче генә юк”.
Шәһәрнекеләр елап утырмый
Шәһәрдәге татар мәктәпләрендә хәлләр ничек? “Дәреслекләр татарча булса да, тестларга русча әзерләнәбез. Шәһәрдә яшәгәч, авыр дип әйтүчеләр юк. БДИ рус телендә булгач, әти-әниләр әзерлекнең шул телдә үткәрелүен хуплый”, – ди Казандагы 11 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Наҗия Нәҗипова.
Казан мәктәбендә белем бирүче Зилә Хәсәнова әйтүенчә, укучыларга сайлап алу мөмкинлеге тудырырга кирәк. “Балаларның елап утырганы юк. Терминнарны ике телдә дә аңлатабыз. Без дә татар теле дәреслекләре буенча укытабыз. Әмма олимпиадаларга, тестларга рус телендә әзерләнәбез. Дәрестә генә өйрәтеп булмый. Шуңа күрә өстәмә вакытта да шөгыльләнәбез. Әгәр татарча дәфтәрләр булса, шуның буенча өйрәтер идек”, – ди ул.
Ике телдә дә булсын!
Киләчәктә безгә нәрсә көтәргә соң? “Гыйлем” нәшрияты җитәкчесе Рузилә Галләмова әйтүенчә, БДИга әзерләнергә кирәк дип, татар мәктәпләренең күбесе ябылып бетте. Хәзер башлангыч мәктәпләргә чират җиттеме? “Туган телне бетерүнең бер юлы бит бу. Калган әти-әниләр дә рус мәктәбен сайларга мәҗбүр булачак. Бала тестны эшли алмаса, укучының билгесе, мәктәпнең рейтингы төшәчәк. Мин моңа каршы. Татар мәктәпләре өчен аны мәҗбүри тәрҗемә итәргә кирәк. Эш дәфтәрләре дә кирәк. Дәүләтнеке булмаган нәшриятларга аны тәрҗемә итү отышлы түгел. Чөнки татар мәктәпләре бик аз. Шуңа күрә акча чыгымнарны капларга да җитмәячәк. Бик четерекле мәсьәлә”, – ди Рузилә Галләмова.
Татарстан Мәгарифне үстерү институтының башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән мөгаллимәсе Илсөя Сәгъдиева балаларга ике телдә эшләү мөмкинлеге тудыру ягында. “Балаларны моннан мәхрүм итәргә ярамый. Сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш. Өченче елны математика, әйләнә-тирә дөнья буенча тестларны тәрҗемә иткәннәрен беләм. Укытучылар аны видеокүзәтү астында тәрҗемә иткән иде. Мин дә, белгеч буларак, тикшереп, төзәтмәләр керткән идем. Былтыр андый нәрсә булмады”, – ди ул.
Бу – барыбызның да эше
Бу мәсьәлә буенча без Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең дә фикерен белештек. “Алдагы комитет утырышларының берсен милли мәктәпләрдә туган телләрне саклау мәсьәләсенә багышларга җыенабыз. Бүген Мәгариф һәм фән министрлыгы бу проблеманы җентекләп өйрәнә. Телне саклау – Мәгариф кенә түгел, Мәдәният министрлыгының, матбугатның һәм башка иҗтимагый оешмаларның да эше”, – диде ул.
Укытучының борчылуын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына да юлладык. “Әлеге мәсьәлә буенча эш алып барыла”, – дип җавап бирделәр безгә. Вакыты һәм кем тарафыннан эшләнәчәге турында хәбәр юк. Сүз уңаеннан, соңгы вакытта татар телен рус һәм татар сыйныфларында бергә кушып өйрәтүләре турында да сүзләр ишетелә. Директорлар аптырап тормый хәзер. Без Мәскәүгә буйсынабыз, дип кенә җибәрәләр. Министрлыкта исә моны дөрес түгел дип саныйлар. Бу мәсьәләне дә күз уңыннан ычкындырмаска вәгъдә итәләр.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк