Авыл хуҗалыгы министры кимчелекләрдә һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә куша
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан авыл хуҗалыгы министры ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә кирәклеген искәртте....
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан авыл хуҗалыгы министры ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында һава торышы һәм базар шартларын гаепләмәскә кирәклеген искәртте.
“Үзебезнең җитешсезлекләрдә без һава торышын яки базарны гаеплибез. Әмма идеаль базар шартлары һәм һава торышы булганы да юк. Без алар җаена яраклашырга, алар кагыйдәсе белән эшләргә тиеш. Киров, Удмуртия, Оренбургка карагыз! Бездәгедән дә авыррак шартларда эшлиләр. Эшлиләр бит!” – диде министр.
Утырышта катнашучы коллегаларына мөрәҗәгать итеп ул: “Безнең барыбызның да бер генә хокукы бар – республиканың агросәнәгать комплексын тагын да көчлерәк итү”, – диде.
Искәртеп үтик, бүген Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк