«Аягымнан тотып селкесәгез дә, акчам юк»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Икенче бәбиен көткән Рәфинә Ганиуллина шушы көннәрдә әнисе-туганнарына багышлаган пост язып, күпләрне елатты. 2016 елның көзендә ‒ әнисе Зөлфиягә булган инсульт, аннан башына ясаткан операциядән соң т...
Икенче бәбиен көткән Рәфинә Ганиуллина шушы көннәрдә әнисе-туганнарына багышлаган пост язып, күпләрне елатты. 2016 елның көзендә ‒ әнисе Зөлфиягә булган инсульт, аннан башына ясаткан операциядән соң табиблар биш кыз туганга әниләренең күп дигәндә 3-4 ай калган, дигән булган икән... Кызларның тырышлыгы, ихтирамы, назы ‒ Зөлфия апа бүген дә, тфү-тфү, үз аякларында концерт-тамашалардан кайтып керми. Кайберәүләр Ганиуллиналарның йөрәгенә тоз сибеп, әниегез һаман сөйләшмимени, 50 меңлек могҗиза-дару бар, сез шуны алмаслыкмыни, дияргә дә кыенсынмый икән...
Ә бит бал корты төсле берсеннән-берсе тырыш кызларгамы соң инде акыл сату! Рәфинәгә ‒ 9, төпчекләренә 2 яшь вакытта әтиләре ташлап киткәннән соң тормыш аларны еламаска өйрәткән шул инде. «Оят булса да әйтим, типсә тимер өзәрлек вакыты иде әтинең, типмәде генә», ‒ дип искә ала аны Рәфинә. Ә кызлар, үсеп җитүгә әниләрен чит илгә дә алып чыктылар, фитнес клубка абонемент та алып биргәннәр, ноутбукмы, бәйрәм-мазарга бүләк дисеңме...
Әнисенең кием бүлешкән кызларына: «Аягымнан тотып селкесәгез дә, акчам юк», ‒ дигән сүзләре дә хәтердә икән Рәфинәнең, әмма аның урынына әнә нинди тәрбия-туганлык хисләре сеңдереп үстергән ул балаларына. Афәриннән артык сүз табып булмый хәтта!
Ә без Зөлфия апага тагын бер кат исәнлек-саулык телик әле. Мондый балалары янәшәсендә яшисе дә яшисе аңа.
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк