Азат Абитов белән Гөлсирин елга уртасында нишләгәннәр?
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
– Гөлсирин, мин ишеткәнчә, күптән түгел сез Азат Абитов белән бергә клип төшердегез? Нинди җырга? – Безнең Азат Абитов белән Ризван Хәким көе, Роберт Кабиров сүзләренә язылган «Әллә...
– Гөлсирин, мин ишеткәнчә, күптән түгел сез Азат Абитов белән бергә клип төшердегез? Нинди җырга?
– Безнең Азат Абитов белән Ризван Хәким көе, Роберт Кабиров сүзләренә язылган «Әллә нинди язмыш» җыры бик танылнан иде. Инде хәзер яңа җыр Зифа Нагаева көе. сүзләренә язылган «Аккошлы күл» җырыбыз. «Әллә нинди язмыш җыры» аерылган парлар турында булса, «Аккошлы күл» кавышу, мәхәббәт турында булыр.
Әлеге җыр өстендә бик озаклап эшләдек, җыр әзер булгач продюсерыбыз Рифат Ахметович клип төшерергә тәкъдим итте.
– Ә ник клипны нәкъ менә Башкортстанда төшерергә булдыгыз? Татарстанда клип төшерер өчен матур урыннар юкмыни?
– Әлбәттә, безнең Татарстанда да табигатькә бик бай, ул таулары, урманнары дисеңме…
Безнең клипны төшерергә алынган режиссёр Садыков Азат җырны ишетүгә «Әйдәгез Башкортстан якларына, бик матур урыннар күреп кайткан идем, шунда төшерәсем килә», – дип тәкъдим итте. Без каршы килмәдек. Аннан соң, җырыбыз да Башкортстанда аваз салган бит, «Аккошлы күл» җырының авторы –Зифа Нагаева.
– Клипны төшергәндә нинди кызыклы хәлләр булды?
– Булды инде, бик кызыклы истә калырлык сәфәр булды. Клипны Салават районы Лаклы авылында төшердек. Табигать кочагында саф һавада палаткаларда кундык, төлкеләр белән бергә (көлә).
– Кызык хәлләр Ай елгасында булды. Елганың бер ярыннан икенче ярына су минем муен тирәсеннән генә. Ләкин шунысы кызык, елга уртасында бик зур таш һәм шул таш тирәсендә генә тирән. Шул ташка безне елга буйлап йөзеп баручы туристлар алып кереп куйды, ә менә чыгуы бераз гына катлаулырак булды. Шул кечкенә генә елгадан чыга алмыйча 40 минутлап утырганбыздыр. Ниһаять, озаклап мәтәшкәннән соң, режессер Азат Садыков билдән суга кереп, кабартылган матрас бн безне ярга алып чыкты.
– Чыннан да, күңелле булган икән!
Искәндәр Шакиров
Фото – җырчының шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк