Логотип
Хәбәрләр

Азат Абитов тамашачыларыннан бүләк сорый

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды яңа сезонга әзерләнә. Бу сезонга күпләрнең яраткан җырчылары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов ир-хатын буларак аяк басачак. Алар туйлары белән бөтен Т...

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды яңа сезонга әзерләнә.

Бу сезонга күпләрнең яраткан җырчылары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов ир-хатын буларак аяк басачак. Алар туйлары белән бөтен Татарстанны шаулаттылар, әле алай гына да түгел, кабат туй үткәрергә йөриләр.

11 ноябрь көнне филармониядә чыннан да туйның бишенче көне көтелә. Азат әйтүенчә алар чыннан да рәвешен китерәчәкләр, концертта тамадалар да булачак икән. Гөлсирин бу көнне туй көнен көткән кебек, дулкынланып көтә икән, кайчан килеп җитәр микән ул дип, йөри. Ә Азатны исә, нәрсә бүләк итәрләр икән дигән сорау борчый. Ул көнне концертка бүләкләр белән килергә кирәк мени дип сорагач, «Өметләнәбез инде», дип җавап бирә Азат.

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: gulsik93

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк