Логотип
Хәбәрләр

Азат Вакказов: «Путинның үзен күрермен дип уйламадым»

РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Россия халыклары бердәмлеге елын ачу тантанасында катнашты. Илбашы артында ук басып торучы татар киеме кигән егетне телевизор экраннары аша күрми калмагансыздыр. Бу егетнең “Ну-ка, все вместе хором!” телевизион проектында җиңү яулаган “Капелла Дмитрия Железнова” төркемендә чыгыш ясаучы татар егете Азат Вакказов булуын белеп алдык та, Азат белән элемтәгә кердек. Ул әлеге зур чарага “Движение первых” исеменнән капелладан ун кеше бардык дип сөйләде.

- Азат, Путин катнаша торган мондый масштаблы чарага әзерләнү ничегрәк булды?

 

- Мәскәүгә без өч көн алдан бардык. Чараны оештыручылар безнең белән элемтәдә торды. “Космос” кунакханәсенә урнаштырдылар. Өч көн рәттән ПЦР-тест үтәргә кирәк иде. Иртәбез анализ бирүдән башлана, аннары иртәнге аш һәм репетицияләргә багышланды.

 

- Репетицияләр озакка сузылдымы?

 

- Озак булды димәс идем. Безнең коллектив республикабызны тәкъдим итүче буларак чакырылды һәм без Россия Гимнын башкарып, катнаш хорга кушылып “Матушка Земля”ны җырларга тиеш идек. Андый катгый таләпләр булмады. Бары рәтне саклап, тигез итеп җырларга, кул чабарга дигән күрсәтмәләр булды. Чара буласы көнне иртәнге алтыда ук тагын тест үтәргә алып бардылар, минем өч көндә дә нәтиҗәсе тискәре булды. Анализы “уңай” булучылар да табылды, аларны чарада катнаштырмадылар.

 

- Ничек беренче рәткә, нәкъ Путин басып торган урынга ук туры килдең икән?

 

- Владимир Владимирович каршыма ук килеп баскач югалып да калдым хәтта. Безне репетицияләр вакытында ук шулай тезделәр. Камераларга эләгермен дигән уй бөтенләй юк иде. Моны чара тәмамлангач, туганнарымнан, дусларымнан, укытучыларымнан килгән хәбәрләрне укып белдем. Онытылмаслык көн булды ул!

 

- “Монда карамагыз, тегене эшләмәгез, болай итмәгез” дигән катгый күрсәтмәләр булдымы?

 

- Ююююк, президентның охранасын да күрмәдек без хәтта, алар залда, тамашачылар янында диделәр. Андый куркыту булмады, бик тыныч, бик гади үтте чара. Без мондый зур сәхнәләрдә чыгыш ясап ияләнгән бит инде, бернинди каушау булмады.

 

- Капеллада катнашучылар барысы да татар милли костюмыннан идеме?

 

- Юк, оештыручылар безгә 4 татар костюмын үзебез белән алып килергә диделәр, ә калганнарыбызга шунда гына өләштеләр. Безне бу чарага Казаннан әзерләп җибәрүчеләргә, костюмнар табарга ярдәм итүчеләргә, җитәкчебез Дмитрий Игоревичка зур рәхмәт!Ул безне һәрвакыт барлап, теләктәшлек белдереп тора. Ул җитәкче генә түгел, бик зур тормыш мәктәбе бирүче остазыбыз, без аннан күп нәрсәләргә өйрәнәбез. Шуңа уңышларыбыз да күзгә күренә дип саныйм.

 

- Азат, Казан егете булсаң да, татар телен яхшы беләсең?

- Минем әби-бабай, дәү әни-дәү әтиләрем өйдә һәрвакыт минем белән татарча сөйләште. Дәү әниләрем үзләре дә Казаннан, ләкин өйдә татарча сөйләшәбез. Җәйләрен Кукмара районы, Байлангар авылына кайта идем, анда әби-бабам татар теле укытучылары, гел татарча гына аралаштык. Хәзер шуның нәтиҗәсен күрәм. Капелла белән татарча җырлар башкарганда да миңа өстенлек бирелә. Татар телен аңлау гына түгел, сөйләм телең камил булырга тиешлеген, сүзләрне русча акцент белән түгел, чын татарча итеп әйтүнең мөһимлеген мин бу капеллага килгәч аңладым. Хәзер дә аралаша торган даирәмдә татарча сөйләшүчене күреп алсам, гел туган телемдә генә аңлашырга тырышам.

 

- Азат, сине тагын да күп проектларда күрергә язсын!Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021