Бүген Айның Җиргә якынаюын, Ай тотылуны һәм тулы Айны берьюлы күзәтеп булачак
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген, 31 гыйнварда, Җирнең кайбер өлешләрендә, шул исәптән Россиядә дә, Ай тотылуда сирәк күзәтелә торган күренеш шаһиты булырга мөмкинлек бар. Мәскәү вакыты бел...
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген, 31 гыйнварда, Җирнең кайбер өлешләрендә, шул исәптән Россиядә дә, Ай тотылуда сирәк күзәтелә торган күренеш шаһиты булырга мөмкинлек бар. Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 48 минуттан - 18 сәгать 11 минутка кадәр Ай тотылуны, "гаҗәеп Ай" күренешен (Айның Җиргә якынаюын) һәм тулы Айны бер үк вакытта күреп булачак.
Астрономнар шушындый сирәк күренешне соңгы тапкыр 150 ел элек күзәткән булган. Безнең планета спутнигы иң югары фазасында ачык кызыл төскә керәчәк, дип җиткерә РИА “Новости”, Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтының Ай һәм планеталарны тикшеренү бүлеге хезмәткәре сүзләренә сылтама белән.
Максималь фаза Мәскәү вакыты белән 15 сәгать 51 минутта булырга тиеш, дип җиткерә Дәүләт астрономия институтының Ай һәм планеталарны тикшеренү бүлеге хезмәткәре Жанна Родионова. Монда көннең аяз булуы күренешне яхшылап күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Белгеч Ай тотылу якынча бер сәгать барачагын өстәп әйткән. Россиядә - Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышта үзенчәлекле “ай тамашасы” аеруча ачык күренәчәк.
Тулы Ай тотылуны Австралиянең көнчыгыш өлешендә, Төньяк Американың көнбатышында һәм өлешчә Канадада күзәтергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк