Бүген Азнакайда шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән хушлаштылар
(Азнакай, 20 март, "Татар-информ", "Маяк"). 19 мартта Азнакай районының мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такта...
(Азнакай, 20 март, "Татар-информ", "Маяк"). 19 мартта Азнакай районының мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты шагыйрь Гыйләҗев Илдус Сабир улының каты авырудан соң гомере өзелде, дип яза район газетасы.
20 мартта аны Азнакай районы Туйкә авылы зиратында тормыш иптәше Рәйсә ханым янында җирләделәр.
Илдус ага Гыйләҗев белән хушлашырга район җитәкчелеге, Казан, Әлмәт, Мөслим, Азнакайдан каләмдәшләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, үзе хезмәт куйган коллективлар хезмәткәрләре, ветераннар, авылдашлары, туганнары килде.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күренекле язучылар Марсель Галиев, Фоат Садриев, соңгы елларда Илдус ага белән иңгә-иң торып, район тарихына багышланган дистәдән артык китап язышкан язучы-тарихчы Марсель Гарипов, район-шәһәр ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов, Азат Харисов мәрхүм турында хатирәләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк