Бүген чыгарылыш сыйныфлар математикадан БДИ тапшыра
Бүген унберенче сыйныф укучылары математикадан (база һәм профиль) мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыралар. Татарстанда барлыгы 16 мең 28 укучы имтихан тапшыра. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм...
Бүген унберенче сыйныф укучылары математикадан (база һәм профиль) мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыралар. Татарстанда барлыгы 16 мең 28 укучы имтихан тапшыра. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Имтихан тапшыручыларның 9 615е - профильле дәрәҗәдәге математика, 6 413е - база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан тапшыра. 2019 елның үзенчәлеге - быел чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча БДИны бер генә дәрәҗәдәге, профильле яки база дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.
Математика буенча профиль дәрәҗәдәге имтихан озынлыгы 55 минутка күбрәк һәм 3 сәгать 55 минут тәшкил итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен имтиханнар үткәрү вакыты 1,5 сәгатькә арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк