Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 112 еллыгы билгеләп үтелә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 15 февральдә, Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел була. Шул уңайдан Казанда һәм Россия күләмендә Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак. Бу...
(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 15 февральдә, Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел була. Шул уңайдан Казанда һәм Россия күләмендә Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
11.30 сәгатьтә Казанда шагыйрьнең 1 Май мәйданында куелган һәйкәленә чәчәкләр салу узачак.
12.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсен күрергә була. Быел аны ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм XII Халыкара төрек шигърияте фестивале лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт тәкъдим итә.
Көн дәвамында музейда «Батыр үлә, үлмәс ат алып…» күргәзмәсе эшләячәк.
Россия күләмендә М.Җәлилгә куелган һәйкәлләргә багышланган «Җәлил исемен мәңгеләштерү» презентациясе узачак. Музейга килүчеләр шагыйрьнең төрле елларда басылган шигырь китапларын да күрә алачак.
Бүген шулай ук Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырылган Муса Җәлил шигырьләрен иң матур уку бәйгесендә җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылачак.
Искәртеп узабыз: бөек шагыйрьнең шигырьләрен уку конкурсы Интернетта башланган иде. Анда катнашучыларны #джалиль2018 #джалиль112 #мант хэштеглары буенча бәяләргә мөмкин иде.
Фото: архив tatar-inform.ru/ Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк