«Бүген кызымның сөенечле көне»
Әни булган кеше аңлыйдыр инде, үз балаңның һәрбер уңышына да аның үзеннән ныграк сөенәсең. Җырчылар гади кешедән кайсы җирләре белән ким соң, алар да гаиләдә җырчы түгел әни бит. Гүзәл Уразова өч бал...
Әни булган кеше аңлыйдыр инде, үз балаңның һәрбер уңышына да аның үзеннән ныграк сөенәсең. Җырчылар гади кешедән кайсы җирләре белән ким соң, алар да гаиләдә җырчы түгел әни бит.
Гүзәл Уразова өч бала әнисе. Уртанчы кызы Камиләгә бәйле шатлыклы хәбәр белән уртаклашты. Нинди дисезме, аның кызы беренче тапкыр пешкән кишер ашаган һәм яраткан. «Бүген кызымның сөенечле көне, чөнки ул ашта пешкән кишерне ашады һәм бик тә яратты. Моңарчы суган, кишер яки чөгендер ише ризыкларны бик яратып бетермиләр иде. Көннән көн өйрәнәләр, үсәләр ахры. Ә сезнең балалар бөтен нәрсәне ашыйлармы?» дип яза ул.
Комментарийларда күбрәк әниләр язганнар, алар шулай ук балаларының пешкән кишер, суганны яратмауларын, ә кайбер балалар киресенчә, нәрсә бирсәң шуны ашыйлар икән.
Автор: Г.Шарапова
Фото: guzelurazova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк