Бүген Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакировның җидесен үткәрәләр
Бүген Мәрҗани мәчетендә бөек җырчы Илһам Шакировның вафат булуына җидесен үткәрергә дип аның туганнары һәм татар җәмәгатьчелеге җыелды. Чараны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар...
Бүген Мәрҗани мәчетендә бөек җырчы Илһам Шакировның вафат булуына җидесен үткәрергә дип аның туганнары һәм татар җәмәгатьчелеге җыелды.
Чараны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев һәм Республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрделәр.
Җәлил хәзрәт мәчеттә җыелган 100гә якын кешене Илһам Шакиров рухы хөрмәтенә күмәк тәсбих кылып дога кылырга чакырды. Шуннан соң Татарстан Республикасы Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Коръән Кәримнән өзекләр укыды.
Килгәннәр арасында - Роберт Миңнуллин, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Миңгол Галиев, Зилә Сөнгатуллина, Фәндәс Сафиуллин, Рөстәм Маликов, Ренат Харис, Илфир Ягъкубов, Камал театры актерлары һәм башкалар.
Шулай ук чарага Болгар Ислам Академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Рәзил Вәлиев һәм Казан Кремле тыюлык музее директоры Зилә Вәлиева килде.
Фото: Салават Камалетдинов
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк