Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак. Бу турыда республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ите...
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак. Бу турыда республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлеге премияне беренче тапкыр 2015 елда тапшыралар. Премия социаль юнәлештә эшчәнлек алып барган оешмаларга һәм Россия гражданнарына бирелә. Җәмгыятьтә танылу алган эшчәнлеге һәм проектлары, шулай ук гражданнар җәмгыяте өлкәсендәге оригиналь фәнни тикшеренүләре яки Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә шәхси өлеш кертүчеләр шушы бүләккә лаек була.
Соңгы өч елда әлеге премияне алты күренекле җәмәгать эшлеклесенә һәм тугыз Коммерцияле булмаган җәмгыятькә (НКО) бирделәр. Быел премия алучылар саны артачак. Коммерцияле булмаган биш җәмгыятькә 400 мең сум күләмендәге премия бирәчәкләр. Рөстәм Миңнеханов тагын өч гражданга чирек миллион күләмендә бүләк тапшырачак.
Чыганак: Татар-информ
Фото: архив tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк