Бүген Россиядә Интернет ярдәмендә акча эшләүчеләр - фрилансерлар көне билгеләп үтелә
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Һәр елны 14 майда Россиядә фрилансерлар – Интернетта мөстәкыйль рәвештә акча эшләүчеләр көне билгеләп үтелә. Бу хакта Calend.ru сайты хәбәр итә. 2005 елның 14 маенда...
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Һәр елны 14 майда Россиядә фрилансерлар – Интернетта мөстәкыйль рәвештә акча эшләүчеләр көне билгеләп үтелә. Бу хакта Calend.ru сайты хәбәр итә.
2005 елның 14 маенда Россиядә фрилансерларның беренче биржасы оештырыла. Әлеге биржа ел саен 14 майда бәйрәм чаралары үткәрә. Анда фрилансерлар, дизайнерлар, менеджерлар, программистлар, копирайтерлар һәм тагын башка хезмәткәрләр – офисларга йөрмичә генә, өйдән акча эшләүчеләр чакырыла.
- Фрилансер (freelancer — ирекле укчы, ирекле сөңге йөртүче) – нинди дә булса компания штатында исемлектә тормаган, үзенә-үзе эшне мөстәкыйль табып, үз графигын үзе билгеләп эшләүче хезмәткәр.
Россиядә хәзергә әлеге хезмәт төре артык киң таралмаган булса да, соңгы вакытта фрилансерлар саны артканнан-арта бара. Берничә ел элек фрилансерлык юлы белән яшүсмерләр генә көндәлек чыгымнарга вак-төяк акча эшләгән булса, бүген бу хезмәт белән үз эшенең остасы булган чын һөнәрмандлар да шөгыльләнә. Күп кенә журналистлар, менеджерлар, дизайнерлар, тәрҗемәчеләр һәм башка профессия кешеләре, өйдән чыкмыйча гына, Интернет ярдәмендә хезмәт хакы эшли, диелә Calend.ru хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк