Бүген көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе хәбәр итә.
Һава температурасы +23-25 градус булачак.
Фото: pixabay.com
Комментарий юк