Бүгенге көндә үзләрен күрсәтергә теләгән яшьләргә шаян булырга кирәк – Васил Шәйхразиев
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Бүгенге көндә үзләрен күрсәтергә теләгән яшьләргә шаян булырга кирәк. Яшьлек - ул куркусызлык”, - дип теләде бүген XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентла...
(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Бүгенге көндә үзләрен күрсәтергә теләгән яшьләргә шаян булырга кирәк. Яшьлек - ул куркусызлык”, - дип теләде бүген XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашачак Татарстан делегациясенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. Очрашу Казанда “Маяковский” иҗат киңлегендә узды. В.Шәйхразиев Татарстан делегациясен әзерләү буенча Оештыру комитеты рәисе.
Васил Шәйхразиев Татарстан яшьләре делегациясенең Мәскәүдә узачак “Россия - мөмкинлекләр иле” бөтенроссия форумында үзләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтергә бөтен мөмкинлекләре дә бар, дип исәпли. “Балалар каналы ачкач, без аңа “Шаян” дип исем бирдек. Бүгенге көндә үзләрен күрсәтергә теләгән яшьләргә шаян булырга кирәк. Ә инде белемне һәм булдыклылыкны күрсәтер өчен, бераз гына кыюлык та кирәк. Безгә кайбер вакытларда кыюлык җитми. Синең эшләгән эшләреңне күрсәтәсең килсә, якындагы сабакташларың синең ярдәмчеләрең булырга тиеш. Уңыш бу очракта зуррак булачак. Бер нәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Яшьлек - ул куркусызлык”, - дип әйтте Васил Шәйхразиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.
“Россия - мөмкинлекләр иле” бөтенроссия форумы Мәскәүдә 13-16 мартта узачак. Татарстан яшьләре делегациясе, Россиянең башка регионнарыннан килгән делегацияләр белән чагыштырганда, иң күп санлы делегацияләрнең берсе.
Форумда Россия Президенты В.В.Путин тәкъдиме белән “Россия – мөмкинлекләр иле” ачык платформасына кергән проектларда катнашучылар җыела. Чара ачык социаль лифтлар системасын оештыру, талантлы яшьләрнең һәм профессионалларның төрле эшчәнлектә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, шулай ук иң яхшы җәмәгать башлангычларын консолидацияләү һәм хәйриячелеккә ярдәм итү өчен булдырылган.
Бүгенге очрашуга “Россия - мөмкинлекләр иле” бөтенроссия форумында катнашучылар, грант алучылар, бөтенроссия һәм төбәк бәйгеләрендә җиңүчеләр, социаль проект авторлары һәм җитәкчеләре, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучы Татарстан делегатлары җыелган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк