Бәйгедә катнаш һәм тышлыкта урын ал!
Игътибар, игътибар! Язның беренче ае инде ахырына якынлаша, ә синең әле театрга барганың юкмы? Уян, дустым, 2019 ел ‒ Россиядә театр елы! Ә бүген, 27 мартта –Халыкара театр көне. Театр сөюче дуслары...
Игътибар, игътибар! Язның беренче ае инде ахырына якынлаша, ә синең әле театрга барганың юкмы?
Уян, дустым, 2019 ел ‒ Россиядә театр елы! Ә бүген, 27 мартта –Халыкара театр көне.
Театр сөюче дусларыбыз өчен оештырылган махсус «Театрга бардым әле» бәйгесе дәвам итә. Бәйгедә җиңүче «Сәхнә» журналының тышлыгына чыгу мөмкинлегенә ия булачак! Бәйге тәмамланырга санаулы көннәр калып бара, тизрәк театрга ашык! Бәлки «Сәхнә» журналы тышлыгында нәкъ менә СИНЕҢ сурәтең урын алыр?!
Бәйгенең шартлары гади:
- sahne_journal, аккаунтларына язылырга;
- шәхси аккаунтыгызда үзегез барган театрдан фото (ирекле форматта) урнаштырырга һәм #театргабардымэле яисә #театргабардымәле хэштегы белән спектакль карагач туган фикерләрегезне язарга. Әлеге язмада sahne_journal аккаунтын һәм өч дустыгызны билгеләргә онытмагыз.
- Инстаграм аккаунтыгыз ачык булырга тиеш.
Игътибар: бәйгедә 21 гыйнвар ‒ 21 апрель аралыгында каралган спектакльләр генә катнаша (билетны саклау мәҗбүри!!!).
Иң күп пост урнаштырган, ягъни иң күп спектакль караган тамашачы җиңүче итеп билгеләнәчәк. Төп җиңүчедән кала тагы ике катнашучы Татарстанның алдынгы театрларыннан махсус бүләккә ия булачак.
Җиңүчеләр 22 апрельдә ачыкланачак.
Билетлар алырга ашык, дустым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк