Логотип
Хәбәрләр

Бәйрәм һәм ял көннәрендә Казанда пассажир транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрә

Казанда бәйрәм чаралары узган вакытта, шулай ук ял көннәрендә пассажир транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрә. Үзгәргән маршрут буенча пассажир транспорты 29 апрельдән 2 майга кадәр һәм 9 май көннәрендә й...

Казанда бәйрәм чаралары узган вакытта, шулай ук ял көннәрендә пассажир транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрә. Үзгәргән маршрут буенча пассажир транспорты 29 апрельдән 2 майга кадәр һәм 9 май көннәрендә йөриячәк.

3, 5 майда 18.00 сәгатьтән; 7 май 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр; 8 һәм 9 май көннәрендә “Г.Тукай мәйданы метро станциясе – Акадумик Арбузов ур.” маршруты буенча йөрүче 2-нче троллейбус хәрәкәте Җиңү Парадына әзерләнү һәм Меңьеллык мәйданында транспорт хәрәкәте туктатылу сәбәпле ябыла. 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәт схемасын үзгәртәчәк. Шәһәр үзәгеннән Кремль дамбасы юнәлешендә 15, 29, 75 номерлы автобуслар Уң як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. – К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы – маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.

6, 35, 37, 47 номерлы автобус маршрутлары – Татарстан ур. – Мәскәү ур. – Чернышевский ур. – Суң як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. – К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы - маршрутлары буенча.

Кремль дамбасыннан шәһәр үзәге юнәлешендә 15, 29, 75 номерлы автобуслар Кремль яр буе ур. - Сәет-Галиев ур. – Б.Шаһиди – Чернышевский ур. – Сул як Болак ур. – маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.

6, 35а, 37, 47 номерлы автобуслар Кремль яр буе ур. - Сәет-Галиев ур. – Б.Шаһиди – Чернышевский ур. – Мәскәү ур. – Астрономия ур. – К.Маркс ур. – маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.

9 май көнне 6, 10а, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 54, 63, 74, 75, 89, 91 номерлы автобус маршрутлары үзгәрәчәк. 15, 29 номерлы автобуслар шәһәр үзәгеннән Киров дамбасы юнәлешендә Уң як Болак ур. – Чернышевский ур. – Мәскәү ур. – Ташаяк ур.– Сәет-Галиев ур. – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайск ур. – Зур Крыловка ур. – Лена ур. – Х.Ямашев пр. – маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.

75-нче автобус маршруты – Уң як Болак ур. – Чернышевский ур. – Мәскәү ур – Ташаяк ур. – Сәет-Галиев ур. – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайск ур. – Зур Крыловка ур. – М.Вахитов ур. – Чистай ур. – маршруты буенча.

6, 37 һәм 47 номерлы автобус маршрутлары – Татарстан ур. – Мәскәү ур. – Ташаяк ур. – Сәет-Галиев ур. – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайск ур. – Зур Крыловка ур. – Лена ур. – Х.Ямашев пр. – маршрутлары буенча.

Үзәк ял һәм мәдәният паркы ягыннан Киров дамбасы юнәлешендә:

10а номерлы автобус маршруты Вишневский ур. – Островский ур. – Татарстан ур. – Г.Тукай ур. – алга таба маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.

35-нче автобус маршруты – Вишневский ур. – Островский ур. – Татарстан ур. – Мәскәү ур. – Ташаяк ур. – Сәет-Галиев ур. – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайск ур. – Зур Крыловка ур. – Лена ур. – Х.Ямашев пр. – маршруты буенча.

30, 54, 63 һәм 91 номерлы автобус маршрутлары – Вишневский ур. – Островский ур. – Татарстан ур. – маршрутлары буенча.

Үзәк ял һәм мәдәният паркы ягыннан Киров дамбасы юнәлешендә 9 майда 12.00 сәгатькә кадәр “Үлемсез полк” үткән вакытта:

22, 28 һәм 89 номерлы автобус маршрутлары К.Маркс ур. – Толстой ур. – Большая Красная ур. – Батурин ур. – алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк.

12.00 сәгатьтән “Үлемсез полк” йөреше тәмамланганчы:

22, 28 һәм 89 номерлы автобус маршрутлары Вишневский ур. – Островский ур. – Уң як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. – К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы – маршрутлары буенча.

3, 5, 7 һәм 8 номерлы троллейбус маршрутлары бу вакытта туктатылып тора.

“Кремль” метро станциясендә 16.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эш пик сәгатьләре режимы буенча оештырыла. Биредә смарт-жетоннар сату буенча өстәмә кассалар ачыла.

9 май көнне бәйрәм салюты тәмамлангач, шәһәреләрне тарату өчен 75 берәмлек өстәмә транспорт бүленеп бирелә. Сул як Болак урамыннан Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары юнәлешендә 40 автобус барачак. Тагын 35 автобус пассажирларны Декабристлар урамында “Энергетика университеты” тукталышында көтеп торачак. Биредән Мәскәү, Киров, Яңа Савин районнарына китеп булачак.

29 апрельдән 2 майга кадәр җәмәгать транспорты эше ял көне графигы буенча оештырыла. 9 май көнне – эш вакытын 23.30 сәгатькә озынайтып, эш көне графигы буенча.

 

Kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк