"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты өченче бөтенроссия "Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесен игълан итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы ...
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты өченче бөтенроссия "Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесен игълан итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйгенең мәгълүмати ярдәмчеләре: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Яңа гасыр” ААҖ.
Бәйге 20 февральдән 1 июньгә кадәр үткәрелә. Чарада 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге теләге булган һәр бала катнаша ала. Катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 18 мартка кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш.
19 марттан 22 апрельгә кадәр Оештыру комитеты конкурсантларның эшләрен www.tatar-congress.org адресы буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус сәхифәгә урнаштырып барачак.
23 апрельдән 2 майга кадәр интернет аша тавыш бирү оештырылачак. Нәтиҗәләр 3-8 май көннәрендә ясалачак.
Бәйгедә җиңүчеләргә финалда катнашу өчен чакырулар җибәреләчәк. Финал Казанда 1 июньдә була.
Тавыш бирү Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус сәхифәсендә башкарыла (www.tatar-congress.org). Һәр ошаган эшкә тавыш бирергә мөмкин, ләкин моны тавыш бирү дәверендә бары тик бер генә мәртәбә башкарып булачак.
Барлык эшләр дә Нигезләмәдә күрсәтелгән электрон адреска җибәрелергә тиеш. Нигезләмә шартларына туры килмәгән һәм башка адресларга җибәрелгән эшләр тикшерелми һәм бәйгедә катнашмый.
Балалар иҗаты бәйгесе номинацияләргә һәм яшь группаларына бүленгән. Җиңүчеләр һәр номинациядә, һәр яшь категориясендә аерым ачыклана. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинация һәм һәр яшь категориясе буенча 3 җиңүче билгеләнә.
Конкурста катнашып җиңү яулый алмаган балаларга катнашу турында сертификатлар бирелмәячәк.
Барлык эшләрне түбәндәге адреска юлларга кирәк: e-mail: konkurs-vkt@mail.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
16 августа 2025 - 14:44
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
14 августа 2025 - 15:00
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк