Бәрәңгедә алтынсу нематода авыруын ничек танырга?
Сорауга ТР Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фаттерахманов җавап бирә: - Бәрәңгедә алтынсу нематода авыруы бәрәңгене генә түгел помидор һәм пасленчалар семьялыгына кергән башка куль...
- Бәрәңгедә алтынсу нематода авыруы бәрәңгене генә түгел помидор һәм пасленчалар семьялыгына кергән башка культураларны да зарарлый. Әлеге авыру кишәрлеккә үтеп керсә, уңышка өметләнмәскә кирәк. Бәрәңге үсми, җир астында вак булып ята бирә һәм үлә дигән сүз.
Алтынсу бәрәңге нематодасы – микроскоп аша гына күреп була торган суалчан, ул бәрәңге һәм помидорларның тамырын зарарлый.
Алтынсу нематода белән зарарланган үсемлекләр озак үсә, аскы яфраклары саргая һәм корый. Бәрәңге бүлбеләре бөтенләй яралмый яки бик аз күләмдә була.
Нематода авыруы Татарстанның 21 торак пункты, 14 районында теркәлгән.
Авыру кертмәс өчен, тикшерелгән орлык бәрәңгесе утыртырга, зыян күргән бакчага ике-өч ел дәвамында күпьеллык үләннәр, кузаклылар яки гәрчич чәчәргә, ике ел нематодага каршы торучан сортлар булдырырга кирәк. ТР Фәнни-тикшеренү институты үзенең сортын булдырды. “Кортни” исемле бәрәңге ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк