“Бүреләр” башкорт рок-төркеме беренче тапкыр Казанда чыгыш ясаячак
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концерты тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышланачак. “Бүреләр” башкорт рок-төркеме беренче тап...
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концерты тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышланачак. “Бүреләр” башкорт рок-төркеме беренче тапкыр Казанда чыгыш ясаячак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һ.б. ул көнне бер сәхнәдә җырлаячак. Казанда беренче тапкыр “Бүреләр” башкорт рок-төркеме чыгышы да булачак. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча үз тамашачысын табарга өлгергән Tatar Boy, Әдилә Әхмәтова, Abadeli төркеме һәм Ramilya Up та чакырылган. Гала-концертның кунаклары – танылган татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина һәм биюче, хореограф, “Алтын Битлек” премиясен алучы Нурбәк Батулла.
Быелгы гала-концертның хедлайнеры - Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина һәм Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы “АИГЕЛ” хип-хоп дуэты. Дуэт - 2017 елның иң танылган музыкаль проекты. “1190” альбомына кергән “Татарин” җырының клибын (шулай ук “Вечерний Ургант” эфирында да яңгыраган) 2,7 миллионнан артык кеше караганнар.
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең оештыручылары - Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән - Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты 26 апрель - Габдулла Тукай туган көнне үтәчәк. Монда акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату да, башка чаралар да булачак. Башлана: 16.00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк