Логотип
Хәбәрләр

Бөтенроссия мөселман лагере әйдаманнары һәм тәрбиячеләре яңа программа эзерли

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Очрашу вакытында, алар лагерьның программасын карадылар, Бөтенроссия сменасы өчен яңа идеяләр һәм проектлар тәкъдим иттеләр. Равил хәзрәт Тугушев сүзләренчә, быел б...

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Очрашу вакытында, алар лагерьның программасын карадылар, Бөтенроссия сменасы өчен яңа идеяләр һәм проектлар тәкъдим иттеләр. Равил хәзрәт Тугушев сүзләренчә, быел балалар өчен ял тагын да күңелле, кызыклы һәм төрле булачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 

Шулай ук, җыелышта оештыру мәсьәләләре дә каралды. Тәрбиячеләр, әйдаманнар һәм илнең төрле төбәкләреннән килгән ярдәмчеләре составы билгеләнде.

Халыкка мөселман лагерьлары турында мәгълүмат тарату соравы да каралды. Бу максаттан Саратов губерниясенең районнарына презентация чыгышлары оештырылачак.

Билгеләп үтик: Саратовта Бөтенроссия кызлар сменасы тәрбиячеләре һәм әйдаманнары җыелышы узган иде. Чарада алар балалар ялының төрле юнәлешләрен атап киттеләр. Сменаның яңа проекты белән Мордовиядән килгән өлкән әйдаман Динара Шабаева чыгыш ясады.

Шулай ук, Саратов шәһәренең, “Мәктәб” якшәмбе мәктәбендә укучыларның ата-аналары өчен, Бөтенроссия мөселман лагерен тәкъдим итү узды.

Искәртеп үтик, быел малайлар сменасы 18 июльдән 7 августка кадәр булачак, ә кызлар лагерьдә 9-29 августта ял итәчәкләр.

1 мартка кадәр лагерь юлламаларына махсус бәя гамәлдә була. 15 көнлек ял бәясе 7 500 сум (ташламасыз бәя – 14 600 сум), ә 21 көнлек юлламаны 13 500 сумга (ташламасыз бәя – 20 350) алырга мөмкин.

Бөтенроссия балалар мөселман сменалары, Россия мөфтиләр советы канаты астында 2012 елдан бирле, Саратов өлкәсенең, Базарлы-Карабүләк районының “Зеркальный” балалар лагере базасында уздырыла.

татар-информ

Фото: dumrf.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк