«Бала тапсам, үскән булыр иде әле»
Хәмдүнә Тимергалиева белән әңгәмәдән өзек.
Хәмдүнә Тимергалиева белән әңгәмәдән өзек.
– Кайчандыр карьера баскычын сайлаганга үкенечләр булмадымы?
– Юк. Җырларга яраткач, сәхнәне ташлый алмадым. Әлбәттә, бик күп михнәтләр, авырлыклар күрдем ул җырым аркасында...
Мин шуның белән бәхетле: бөек җырчылар янында йөрдем, алар белән бер сәхнәдә булдым, иң яхшы музыкантлар белән эшләдем. Укытучыларым да иң яхшылары иде.
Балам гына булмады... Озак еллар тулай торакта яшәдем, эш хакы юк диярлек иде. Стадионнар, спорт сарайларын тутырып, концертлар куябыз, көненә 6 сум 50 тиен акча түлиләр. Ялгыз гына бала алып кайту – нык җитди адым ул. «Тапсам, үскән булыр иде әле», – дип уйлап куям кайчак. Күрәчәгем шул булгандыр. Аның урынына апам-абыемнарның балалары минем өчен үлә язып тора, үземнеке кебек. Мине бик хөрмәт итәләр.
– Тормышта иң якын кешеләрегез дә алармы?
– Туганнарым, әлбәттә. Мине укытып чыгарган Ида апам. Гомере буена автомат электр станциясе тармагында эшләде. Нефтекама янындагы Николо-Березовкада яшәүче Фәнәви абыем. Урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләде ул. Дүрт яшеннән баянда уйный, аның улы да оста гармунчы. Якутиядә яшәүче Лилия апам, Благовещенскидагы сеңлем дә гомер буе элемтә өлкәсендә эшләде.
Тулырак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк