Балалар өчен чыгарылган косметика зыянлымы?
Җиде яшьлек кызым минем косметика белән бизәнә. Балалар тәне өчен олыларның косметикасы зыянлы булуы хакында беләм. Балалар өчен чыгарылган бизәнү чараларын кулланырга мөмкин микән? Сорауга косметоло...
Сорауга косметолог, дермотовенеролог, медицина фәннәре кандидаты Лилия Зәкиева җавап бирә:
- Балаларның тән тиресен чиста тотуның зур әһәмияте берәүгә дә сер түгел. Тән тиресен тузаннан, гомумән, пычрактан, йогышлы авырулардан сакларга кирәк. Аларның тәне йомшак һәм сизгер, бик юка була. Шуңа күрә ул тиз җәрәхәтләнә, төрле авыруларга тиз бирешә. Бары тик 6-7 яшьтә генә сабыйларның тән тиресе олыларныкына кебек формалаша.
Кечкенә кызлар косметика белән уйнарга, әниләренә ошап бизәнергә тырыша. Әниләрнең иннек яки кершәнең табып алып, беренче тапкыр бизәнеп карау барыбызда да була торган хәл. Ләкин ул һәрдаим кабатланмаска тиеш. Туктый алмыйча, яшь кызларның бизәнергә омтылуы, чыннан да, борчу тудыра. Күп очракта, моңа әти-әниләр гаепле. Балалар бакчасында нинди генә чара узса да ярыша-ярыша балаларын бизәндерәләр. Кызларның чәчләрен лак, мусс белән катыралар һәм тушь, подводка, ирен ялтыравыгы сөртәләр. Шуны истә тоту кирәк: балаларның тәннәрендә тире бизләре бүлеп чыгарган майлар күп, алар бактерияләр өчен бик яхшы мохит тудыра. Мәсәлән, шул ирен ялтыравыгын гына мисал итеп алыйк. Балалар сикерә, йөгерә, бии һәм шуның нәтиҗәсендә тирлиләр. Димәк, тир белән бергә ирен ялтыравыгы бала тәненә үтеп керәчәк. Баланың тәнең химия белән зарарларга кирәкми.
Хәзер сайлау мөмкинлеге бар. Нинди генә натураль косметик препаратлар юк, махсус балалар өчен ясалганы да очрый. Ләкин аларга да ышанырга киңәш итмим, чөнки ничек ясалганың белмибез. Балаларыгызга косметика алмасагыз, тора-бара аларның кызыксынулары бетәр. Дәвамы...
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк