Логотип
Хәбәрләр

«Балалар журналлары бездә кунакта»

Әлмәт шәһәренең 53 нче «Светофорик» балалар бакчасында күңелле чара үтте. «Балалар матбугаты бездә кунакта» дип атала  ул. Татарча гәзит-журналларга язылу кампаниясе кысаларында республика гәзит-журна...

Әлмәт шәһәренең 53 нче «Светофорик» балалар бакчасында күңелле чара үтте. «Балалар матбугаты бездә кунакта» дип атала  ул. Татарча гәзит-журналларга язылу кампаниясе кысаларында республика гәзит-журналлары вәкилләре белән очрашу бик җанлы узды. Очрашуга  «Салават күпере», «Көмеш кыңгырау» басмаларының редакторлары, шулай ук җирле матбугаттан Ландыш Зарипова килгән иде. Очрашуда үз басмаларыбыз турында сөйләп, яшь укучыларның аң-белем һәм мәдәни багажын арттыру хакында фикерләр белән дә уртаклаштык.
Эшчән, тырыш әлмәтлеләрнең эшләренә зур бәя бирерлек. Светофориклар да гел эзләнүдә, укуда. Матбугат чараларын да яратып укыйлар икән. Уку гына түгел, үзләренең эшләрендә актив кулланалар да. «Светофорик»лар – «Салават күпере» журналын иң күп укучы бакчаларның берсе. Сез һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белеп зур тырышлык һәм эчке тоемлау белән эшегезне яратып башкарасыз. Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын!
Фото һәм язманың авторы: Г.Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк