Балаларга бәйле мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге белем бирү сыйфатына бәйле – Гүзәл Удачина
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ата-аналар мәгариф системасының белем бирү сыйфаты белән канәгать түгел...
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ата-аналар мәгариф системасының белем бирү сыйфаты белән канәгать түгел, дип әйтте. Аның сүзләренчә, ата-аналар мәктәп стеналарында туган конфликтлы мәсьәләләргә дә зарлана. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.
“2016-2017 елның тенденциясе булып мөрәҗәгать итүче кешеләр тарафыннан күтәрелгән мәгариф мәсьәләсе тора. Бу очракта сүз ата-ананың белем сыйфаты белән канәгать булмавы турында бара. Иң күбе ата-аналар мәктәп яки балалар бакчасы стеналарында туган төрле конфликтлы мәсьәләләргә зарланалар. Конфликт тәрбияче белән ата-ана арасында, мәктәп булса, укытучы белән ата-ана, укытучы белән бала, гаилә һәм администрация арасында туарга мөмкин. Мондый вазгыять, гомумән, булырга тиеш түгел. Балалар белемне максималь рәвештә уңайлы итеп алырга тиеш. Белем бирү учреждениесендә конфликты ситуация чыкты дигән сүз, гомумән, була алмый. Максималь рәвештә уңайлы укыту – ул белем бирү учреждениесенең турыдан-туры бурычы. Бу тенденция бүгенге көндә безне бик борчый, без аны күзәтеп торабыз”, - диде Гүзәл Удачина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк