Балтачта "Җиңү агачлары" утырталар
Балтач районының социаль яклау бүлеге һәр елны өлкәннәр өчен “Җиңү агачы" дигән акция игълан итә. Балтач, 27 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Балтач районының социаль яклау бүлеге...
Балтач районының социаль яклау бүлеге һәр елны өлкәннәр өчен “Җиңү агачы" дигән акция игълан итә.
Балтач, 27 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Балтач районының социаль яклау бүлеге һәр елны өлкәннәр өчен “Җиңү агачы" дигән акция игълан итә. Районда агач утырту акциясе быел да матур башлангыч алды, дип яза baltaci.ru сайты.
Әлбәттә, өлкәннәр агачны социаль хезмәткәрләр ярдәмендә өй тирәләренә утырта. Әлеге чара авыр сугыш чорлары кичкән буын күңеленә бер рәхәтлек бирсә, яшьләрне исә табигатьне саклауга, яшелләндерүгә өнди. Җиңү көне алдыннан күркәм традициягә әйләнгән агач утыртуны өлкәннәр көтеп ала. Чепья авылында туксан яшьтән узган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, райондагы “Халыклар дуслыгы” муззее директоры Гарифҗан ага Галиев та ел сан әйләнә-тирәлекне яшелләндерүдә, Җиңү көнен якынайтуда катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк