Логотип
Хәбәрләр

Бәрәскәдә булырмын...

2024 Ел Россиядә Гаилә елы дип игьлан ителде һәм шул уңайдан без җөмһүриятебезнең күренекле гаиләләрен барларга булдык. Ә «Затлы нәсел, затлы гаилә» дигәндә иң беренче минем күз алдына килгән фамилия – Бикчәнтәевләр. Эшне озакка сузмыйча, Камал театры бинасына юл тоттым.

Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты, Халыкара К. Станиславский ис. премия лауреаты Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев белән аның балачак хатирәләрен барладык, гаиләсе турында сөйләштек, фәлсәфи сораулар да читтә калмады. Чын, югары сәнгатьне аңларга теләүчеләр өчен кечкенә генә исемлек тә булдырдык – ул караган фильмнар, укыган китаплар аерым бер мәктәп кебек. Әңгәмәне «Безнең гаилә турында болай да күп язылды бит инде» дип көлеп башлаган иде Фәрит абый, ахырда ничек сәгать ярымнан артык вакыт узганы сизелми дә калган...

Балачак, әти-әни

– Кайсы ел фасылында җаныгыз, күңелегез тыныч, Фәрит абый? Нинди һава торышын яратасыз?

Монда мин оригиналь түгел. Җәйне яратмыйм. Кышны һәм көзне яратам.

– Ни өчен?

Ак төсне яратам мин, бәлки шуңа кыштыр. Балачактан да калгандыр. «Ни өчен яратам икән?» дип уйлаганым бар. Мөгаен, гаилә белән бәйледер ул. Гаилә турында сөйләшәбез бит. Әти белән әни икесе бер гаилә булып яшәгәндә хатирәләрем гел кыш көненә барып тоташа. Беренче кар күрүемне әни еш искә төшерә иде. «О, мама, смотри сколько молока!» дия торган булганмын. Әни белән Космонавтовтагы 5 катлы йортның беренче катында тордык. Өй артында кечкенә генә тау һәм әни шул таудан шуарга өйрәтә... Шуңа да кыштыр. Балачактагы якты хатирәләр белән ассоциация дияргә була. Ә ни өчен көз? Кирәк бит, Аллаһы Тәгалә үлемне шундый матур төсләргә буйый... Табигать үләр алдыннан шулай янып ала. Шуңа карыйм да гел гаҗәпсенәм. Көз көне табигатьнең бик сәер һәм фәлсәфи вакыты.

– Бер интервьюда «Әти мине музыка куеп уята иде» дигәнсез. Мөгаен, Сезнең музыкага карата мәхәббәтегез дә шул чактан башлангандыр.

Шуннандыр дип уйлыйм. Аннары минем дәү әнинең өч баласы да балачактан скрипкага йөргән. Симфоник оркестрда уйнаган абыйдан да бик күп йокты миңа. Алып килгән пластинкаларын кат-кат тыңлата, дирижёрлар турында бик күп сөйли иде. Ул минем өчен тулы бер мәктәп узгандай булды. Әти дә бик музыкаль кеше иде бит. Гомумән, музыка белән бәйле кызыклар күп булды минем тормышта. Әтинең бертуганының кызы Рузалия апа Казанда яшәгән чагында «Детский мир»га музыка бүлегенә эшкә урнашты. Мәктәптән соң еш кына шунда булдым. Элек хәзергедәй ыгы-зыгы юк, пластинканы алыр алдыннан тыңлаталар иде. Менә шул җаваплы эшне – сатып алучыга пластинка тыңлатуны – Рузалия апа миңа кушты.

Армиядә дә кызык булды минем. Беренче елны башкалар белән бертигез хезмәт иттем. Ә икенче елында мине клубка урнаштырдылар һәм үтә дә җаваплы вазыйфаны тапшырдылар (көлә). Һәр иртә саен 6:30 торып клубка барам, бер проигрывательне өченче катка менгезәм, колонканы тоташтырам һәм офицерның маршировкасы белән тәңгәлләштереп гимн кабыза идем. Көн саен, бер ел буе! Нәрсәсе кызык: әтидә дә, «Детский мир»да да нәкь шундый проигрыватель иде. Була бит шундый туры килүләр!

– Балачак, яшүсмер чактан җылы хатирәләр күп...

Кечкенә чагымда Казанның Подлужная урамында агач йортта яшәдек. Телевизор юк, аның каравы радио бар иде. Дәү әнием ул радионы сүндерми иде дә. Менә шулай 6 яшьлек чагымда мине беренче мәртәбә өйдә үземне генә калдырдылар – әни дә, дәү әни дә эшкә китте. Хәзергедәй хәтерлим: концерты для скрипки с фортепиано булган иде. 6 яшьлек баланың хәтерендә шул калган бит...

Әти белән әни аерылышкач, атнага бер мәртәбә әти мине үзенә алып китә иде һәм шимбә, якшәмбе көннәрем аның янында үтте. Эстрадный яңа пластинкаларны кабызып уята иде ул мине. Ул заманның төрле жанрдагы музыкасы белән мин әтидә чакта таныштым. Әти бер үк дәрәҗәдә эстраданы да, классик музыканы да яхшы белә иде.

– «Рәфкать абый исән вакытта тиешле дәрәҗәдә хөрмәт күрмәде» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Бу сорауга җавап бирергә кыен миңа. Чөнки алар мин кечкенә чакта булган хәлләр бит. Барысын да тулаем хәтерли яки белә алмыйм. Әти башта актёр буларак таныла, аннары режиссураны тәмамлап спектакльләр куя башлый. Моңа кырын караучылар да булмый калмаган... «Атта да, тәртәдә дә»дер инде. Әтинең холкы авыр булган бит, компромиссларга бармаган – ул үзсүзле, буйсынмый торган шәхес. Шуңа монда төгәл ниндидер җавап әйтеп булмый. Театр – ул катлаулы организм.

– «Рәфкать абый белән Наилә апа картайган көннәренә кадәр бергә булса иде» дип уйлаганыгыз булмадымы?

– Балачакта булгандыр. Ләкин мин бу ситуацияне ничек бар – шулай кабул иттем. Әни генә гомере буе үзен битәрләде... «Мин сине әтидән мәхрүм иттем. Түзәргә кирәк булгандыр. Үзем ялгыз калдым, сине әтисез калдырдым», – дип гел үзен гаепле тоеп яшәде, бигрәк тә соңгы елларда. Мондый хәл бер кеше аркасында гына булмый бит инде... Яшь аермалары зур булганга әти көнләшкән дә. Шуңа монда бер якны гына гаепләп булмый.

– Ә шундый даһи театр әһелләренең нәсел дәвамчысы булу Сезнең өчен авыр йөк идеме? Рәфкать абый бит режиссёр, артист, шәп рәссам, музыканы нечкә аңлаучы. Наилә апа артистка, педагог...

Юк, алай бик басым булганны хәтерләмим. Гомумән, мин бу темага җиңелрәк карадым, әллә ни игътибар бирми идем. Училищега укырга кергәндә дә нормаль мөнәсәбәт булды. Элек миңа «Гәрәева малае, Бикчәнтәй малае» дип әйтәләр иде. Мин режиссёр булгач кемдер әни турында «Бу Бикчәнтәевның әнисе» дигән. «Мине синең малаең итеп түгел, сине минем әни дип тәңгәлләштерәләр, кара әле» дип әни белән шаярып сөйләшкән идек.

– Тормышны театр белән бәйләргә җыенган мөһим вакытта Наилә апа белән язмышларыгыз аваздаш: ул да рус студиясенә барырга әзерләнгән, сез дә рус театрына тартылгансыз.

Минем укырга керүем гомумән кызык булды ул. Мин бит музыкаль училищега кермәкче идем. Гитара классы буенча программа да әзерли башладым. Киттек шулай әни белән музыкаль училищега, директор янына кердек. «Быел ул юнәлештә җыймыйбыз, педагоглар юк. Хоровое дирижирование тәкьдим итә алабыз» диделәр. Мин шунда ук баш тарттым, чөнки үземнең хор белән дирижёрлык итүемне күз алдына китердем һәм бу миңа ошамады. Шуннан язмыш үзе ничектер хәл ителде. Мин сигезенче сыйныфны тәмамлаганда әни «Кара, анда Марсель абый сине сорады. Син театральное училищега керергә уйламыйсыңмы?» дип әйтте. (Марсель Сәлимҗанов – СССРның халык артисты, 1966-2002 елларда Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры, педагог). Ул чакта «Юк» дип кенә җавап бирдем. Ә бер ел үткәч, гомердә газета карамаган мин игълан күрәм: «Набор в театральное училище». Әнигә «О, мама, я понял куда иду. В театральное училище!» дип әйтеп салдым. Әни башта ышанмый торды. Ә мин нишлим, вакыт бара. Гомумән, барысы да ничектер автомат рәвештә килеп чыкты. Рус бүлегенә җыена башладым, чөнки татарчам чамалырак иде. Лермонтовның «Умирающий гладиатор» дигән әсәрен алдым. Хәзер ярый, өйрәнеп бетергәч әни янына килдем дә, шуны сөйли башладым. Шул вакытта әни белән мондый сөйләшү булды:

Син нәрсә, рус бүлегенә җыенасыңмы әллә?

А почему нет? Мин бит татарча белмим, каян татарга керим...

Юк! Нинди йөз белән рус театрына җыенасың? Әтиең-әниең Камал театрыннан, татар театрыннан!

Ике көн калды...

Әйдә, тап татарча әсәрне, әзерлән!

Күндем. Шуннан «Беренче театр»дан Хәбибрахманның монологын, Муса Җәлил шигырен, аннан тагын бер мәсәлне әзерләдем. Кердем имтиханга. Асия апа Хәйруллина утыра (Асия Хәйруллина – ТАССРның атказанган артисты, профессор). Театр, шул исәптән Марсель абый да гастрольгә чыгып киткән булган. Шулай үземчә текә киенеп, урам малае кыяфәтендә килеп кердем. Асия апа шунда ук «Ой, Фәрит!» диде. Әти белән курсташлар бит, шунда ук таныды инде. Имтиханны үткәч, әкренләп уку процессы башланды. Уку башлангач, Марсель абый безне беренче мәртәбә курс белән җыйды. «Әәә, Бикчәнтәев... Буталып йөрдең-йөрдең дә, тәки монда кердең» диде. Фатыйхасы шул булды аның. Балачакта гел монда буталдым бит мин, ә ничәнчедер класстан театрда гомумән күренми башлаган идем...

– Димәк сез татар телен училищеда укый-укый өйрәнгәнсез?

Әйе. Ләкин беренче курсны тәмамлаганда мин инде кайбер авыл малайларыннан матуррак, дөресрәк сөйләшә идем. Уйлавым күбрәк русча булса да. Ә бит мин биш яшькә хәтле русча бер сүз дә белмәгәнмен, телем татарча ачылган. Әти дә мине җәй буена авылга туганнарына алып кайтып тапшыра иде. Мин русча аңламый идем һәм мине балалар бакчасына урнаштырганда да яныма бер апайны җаваплы итеп куйдылар. Ул минем белән башка балалар арасында тәрҗемәче булды. Ничек тә булса аралашырга, сөйләшергә кирәк бит инде. Менә шул апа мине русчага өйрәтте.

– Аннан Рәфкать абый эзләреннән ГИТИСка юл тоттыгыз...

1991 елда тәмамлап кайттым. Ул вакытта театрда режиссёр булып эшли идем инде.

– Наилә апа бер интервьюда «Соңгы елларда «Исәнме, улым!»ны куйдык. Анда Ана гел баласы белән сөйләшә, ә мин елап утырам. Фәрит мине: «Син нигә елыйсың соң? Бу бит синең турында түгел. Үзеңне уйнама!» – дип кисәтте» дигән иде. Ә бу тарих чыннан да сезнең турында түгелме?

– Минем өчен минем турында түгел. Әни өчен, әлбәттә, минем турында иде. Элеккеге артистларның театраль мәктәбе үзеңнән чыгып уйнауга корылган бит. Тормышыңда сәхнәдәге образ белән охшашлык табарга кирәк булган. Мин башка төрлерәк әйтә идем. «Бу икенче кеше. Үзеңне катнаштырма анда» дип такыдым-такыдым, ләкин мәгьнәсе булмады. Әни барыбер үзенчә эшләде. 100% идентификация булды ул аның! Үзеннән бер өлешен кертмәсә, бүтәнчә ул уйный алмый иде. Бер яктан дөрес тә ул, икенче яктан бөтен үзенең минем турында уйларын шунда чагылдырды. Режиссёр буларак әйткәндә, күрәсең, аңа шулай кулайрак, җиңелрәк булгандыр. Ә «Исәнме, улым»дагы (автор – таҗик драматургы Барзу Абдураззаков) Әни ул икенче төрле кеше, кырысрак образ. Мин шул якка борырга тырыштым. Репетицияләр вакытында талашып бетә идек, чын! Мин үз ягыма тартам, ул үзенчә эшли. Ул образны күбрәк хис белән тутыра, хискә кора, ә минем күбрәк гамәл күрәсем килде.

Гаилә

– Люция апа (Люция Хәмитова – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты) белән гаилә коруыгыз күкләр тарафыннан бүләк булгандыр, чөнки икегез дә бер өлкәдә эшләгәч, һәрберегезнең эше ни дәрәҗәдә авыр һәм четерекле икәнен аңлыйсыз.

Белмим, мөгаен. Мин булганны кабул итәм. «Болай булса, тегеләй булса» дип күзаллап утырмыйм. Анысын Люция ярата инде. «Ә менә мин Камал театрына эләкмәгән булсам? Ә башка театрга алган булсалар? Менә шуны күз алдына китер әле» дип сөйләшергә ярата ул (көлә).

– Ә бит сез Люция апага театрда гашыйк булмагансыз.

Әйе, училищеда укыган чагы иде. Ул чыннан да гаҗәеп, ниндидер фантастика булды. Ну тормышта болай булмый. Кинода була андый хәлләр (көлә). Кирәк бит: Рифат Йосыпов белән барабыз, бу кыз алдыбыздан атлый. Миңа Люциянең йөреше ошады. «Менә ул минем хатыным булачак!» дидем мин ярым шаярып...

– Бу сүзләрдән соң бит әле күпмедер вакыт үткәндер?

Мин аның училищеда укыганын белә идем инде. Шуннан соң үзеннән-үзе килеп чыкты безнең аралашу, гаилә кору.

– Улыгыз Йосыф балачактан сәхнәдә булды. Үскәч берничә спектакльдә катнашырга, аннары ГИТИСка укырга керергә өлгерде. Ләкин тиз арада ул аны ташлады һәм хәзер ул үзен тулаем музыкага багышлады. Шулай да театрдан ерак китмәгән бит: Татарстанның төрле театрлары өчен спектакльләргә көйләр яза. Аны сезнең театраль династияне дәвам итә дип әйтергә буламы?

Күпмедер өлеше генә дияргә буладыр. Династия бит инде ул шул ук юнәлештә һөнәрнең буыннан-буынга күчүе. Бу очракта тулысынча династия дип әйтеп булмыйдыр. Ләкин барыбер ул иҗат кешесе, аңа барыбыздан да күчкәндер инде. Музыка мәктәбен тәмамлады ул, шуннан соң бераз сәхнәдә дә уйнап йөрде. Барыбер иҗат – аның тормышы.

– Ә уку йортын сайлар вакыт җиткәч ниндирәк киңәшләр бирдегез? Ни өчен ул башта ГИТИСка барып, аннары укып бетермичә кире кайтырга булды икән?

Болай булды. Мәктәпне тәмамлар алдыннан «Әти, менә мин театраль училищега керсәм ничегрәк булыр икән?» дигән сорау бирде ул миңа. Мин гаҗәпләндем. Ул бит унберенче сыйныфны тәмамлагач бирде бу сорауны. «Әгәр театр юлы белән барырга теләсәң, әйдә инде син Мәскәүгә әзерлән» дидем. Үзем тагын төрлечә аны бу фикереннән кире кайтармакчы булдым. Ә аңа кадәр бит ул инглиз телен тирәнтен өйрәнде, яхшы укыды.

ГИТИСка иртәрәк иде, Казан университетына кереп карарга тәкъдим иттем. Күнеп укырга керде, кытай телен өйрәнде, әле ике семестр Кытайда да укыды. Шуннан соң барыбер ГИТИСка юл тотты. Беренче тапкырдан керә алмады, өченче тапкырдан гына булдыра алды. Ләкин ахыр чиктә барыбер аны ташлады. Ул үз принципларына хыянәт итәргә теләмәде, ә анда аңа авырга туры килә иде. Гаделлек хисе Йосыфта бик көчле. Гаделсезлек күрсә, аны ул бик авыр кичерә... Икенче курстан соң шундагы музыкаль театр бүлегенә дә күчеп карады, ләкин барыбер ошатып, кабул итеп бетерә алмады. Шуннан соң китәргә карар кылды. Аның бу адымын без аңлап кабул иттек, үзе хәл иткән әйбер булды ул.

Иҗат

– Күпләр Сезнең турында «Ул театрга яңа сулыш өрде, сәхнәгә үз фәлсәфәсен менгерде» диләр. Ә сезнең фәлсәфәгез нидән гыйбарәт?

Тамашачы сәхнәгә күңеле белән үзе тартылсын иде һәм минем бөтен эшчәнлегем дә шуңа корылган. Сәхнәне тамашачыга аудару түгел, ә киресенчә, тамашачы сәхнәгә, андагы гамәлгә тартылсын иде. Моның өчен һәрчак бөтен көчемне салырга тырышам.

– Төрле еллар тамашачысы бер-берсеннән аерыламы?

– Аерыла дип әйтеп булмый. Ләкин хәзер без зәвыклырак тамашачыны тәрбияләп, үзебезгә тарта алдык. Авыр 90 нчы елларда театр төрле ысуллар белән үз тамашачысын ычкындырмаска тырышты. Моның өчен бу бинада төрле-төрле концертлар күбәйде, ул магнит сыман тартып тора иде. Исемдә, еш кына «Сездә бүген нинди концерт?» дип шалтыраталар иде. Булды андый заманалар да... Шөкер, соңгы 20 елда караучы, аңлаучы тамашачы килде. Кече сәхнәбез уңышлы эшли башлады, репертуарыбызда җитди әсәрләр тагын да артты. «Минем фәлсәфә нидә?» дигән сорауга кире әйләнеп кайтып тагын өстим. Мәсәлән, кайбер спектакльләрдә җавап бар, ә мин күбрәк сораулар куярга яратам. Максатым – тамашачы спектакльдән соң уйланырга тиеш. Тагын да бер фәлсәфәм – тамашачы белән әңгәмә, диалог кору. Диалог булмаса, ул гап-гади хезмәт күрсәтү генә булып чыга. Ә хезмәт күрсәтү минем фәлсәфә түгел.

– Камал театрының яңа бинасында берничә төрле зал ясау сезнең идея булдымы?

Без аны Сергей Геннадьевич (Сергей Скоморохов – Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы) белән бергә хәл иттек. Бүтән биналардан аермалы, үзенчәлекле булсын дип теләдек. Ул бинада берничә зал күздә тотыла. Түгәрәк сәхнә һәм зал да булачак. Ул иркенлек, чиксезлек. Элек-электән шәрык дөньясында да халыкка мәйданнан сөйләгәннәр бит. Бу концепцияне инде кайбер таныш режиссёрлар хуп күреп, шул залга яраклаштырып планнар кора, яңа спектакльләр әзерли башлады.

– 60 яшьлегегезгә багышлап чыгарылган саллы, калын китапта 65 яшьтә, театр яңа бинага күчкәч театрдан китү турында план коруыгыз турында язгансыз. Фикерегез үзгәрмәдеме?

Әлегә үзгәрмәде. Ул күбрәк эмоциональ сүзләр булды, әлбәттә. Ләкин бу фикердән мин тулаем кире кайтмыйм.

– Алайса Бәрәскәгә кайту ягын карыйсыз?

Әйе, Бәрәскәгә, Алла боерса. Юк, мин спектакльләр куюны дәвам итәргә телим, ләкин инде баш режиссёр вазыйфасыннан, җитәкче булудан баш тартып. Болар барысы да хис-кичерешләр белән бәйле үткәнгә караудан туган уйлар...

– Үзегез тудырган спектакльләр арасында иң-иңе бармы?

– «Дивана» (автор – драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин). Бик яратам мин ул спектакльне.

– Кат-кат, яратып укый торган китабыгыз, кабатлап карый торган фильмнарыгыз исемлеге белән бүлешегез әле.

Ооо, алар шундый күп, исемлек бик озын. Тарковский, Бергман фильмнарын кат-кат карыйм. Аннары мин элек караган фильмнар яңадан чыгарылгач, шул яхшыртылган сыйфатлы вариантын табып карарга яратам. Заманча фильмнарны да күзәтеп барам. Минем бик зур папкам бар, анда шундый күп фильмнар җыелган: «Мимино», «Не горюй», «Весна на заречной улице», «Девчата», «Золотой телёнок» фильмнарын бик яратам һәм кат-кат, рәхәтләнеп карый алам. Ә китапларга килгәндә, Томас Манн, Кортасар, Карпентьерны яратып укыйм. Татар әдәбиятыннан Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники. Фатих Хөснинең «Йөзек кашы»н бик яратам. Катлаулы һәм күп катлы аның ул әсәре. Классиклардан шуларны әйтә алам. Мәхмүт Галәүне әйтеп тә тормыйм инде, ул минем өчен иң югары ноктада тора. Күптән түгел Александр Дюма әсәрләренең җыелмасын алдым. Безнең заманда китаплар юнәтү авыр иде бит. Конан Дойл китабын бер генә кичкә биреп торганнары истә. Күрәсең, шул чаклардан ук аларны үземдә булдыру теләге калган. Хәзер миндә шул китапларның зур коллекциясе җыелган, үз китапханәм бар. Мөмкинлек булган саен андагы китаплар санын арттырып торам. Аерым китапларны юлга алырга яратам. Минем өчен әсәрне нәкъ менә китаптан уку мөһим. Телефоннан, электрон китаптан укырга тырышып карадым – булмады, андый уку истә дә калмый.

Армиядә чакта да китап җыю белән мәшгуль идем мин. 90 нчы елларда элек тыелган бөтен китаплар өскә калкып чыкты. Иртәнге биштә торып Ницшеның ике томлыгын алырга чиратка баса идек. Әле эләгәме-юкмы ул сиңа! Шундый заманалар булды. Хәзер дә мин Мәскәүгә баргач Арбаттагы зур китап кибетенә керми калмыйм. Көне буе йөри алам шунда, искиткеч урын!  

Фәлсәфә

– Сез нәрсәдән куркасыз, Фәрит абый?

Капылт кына әйтә алмыйм. Моны бик озак уйларга кирәк. Бу сорауга җавабым булмас, мөгаен.

Сездә «синдром самозванца» булганы бармы?

Ооо, бу синдром миндә бар. Ул нәкъ миңа туры килә. Психология кафедрасында «Синдром самозванца» темасын үткәндә мине күрсәтергә була (көлә). Чынлап! Бу минем кимчелегемдер. Һәрчак үземнән канәгать булмау... Халыкара Станиславский премиясенә мине тәкъдим иткәч тә «Минме? Мин моңа лаекмыни?» дип шаккаттым. Яшьрәк чакта андый түгел идем. Еллар үткән саен үземә үзем куйган таләпләр артты. «Дөрес эшлимме соң? Барып чыгармы? Барып чыкмаса нәрсә булыр?» дигән сораулар башны ашый...

– Сез үпкәчелме?

Мин тиз суынам. Үпкәчел дип әйтмәс идем, күңел кайту дип атар идем мин моны. Күңелдә авыр, кабул итми торган хис, кәефем төшә. Хәтердә кала, килешә алмыйм. Тыштан күрсәтмәсәм дә, эчтә ул юкка чыкмый. Яра кала.

– Ун елдан соң үзегезне кайда һәм нинди итеп күз алдына китерәсез?

Менә нәкъ шушындый ук итеп күз алдына китерәм (көлә).

– Бәрәскәдәме? Димәк, «Тәкәрлек» нәселе дәвамчысы кире үз авылына кайта.

Әйе, Бәрәскәдә булырмын.

Синдром самозванца – психологик күренеш. Кеше үзенең казанышларына, сәләтләренә, көченә тиешле һәм лаеклы дәрәҗәдә бәя бирә алмый.

АВТОР – ТАҢСЫЛУ МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк