Бармак уеннары
Бу бармак – бабай, Бу бармак – әби, Бу бармак – әти, Бу бармак – әни, Бу бармак – бәби, Аның исеме – чәнти. *** – Бармак, бармак, Кайда булдың? – Бу абый белән Урманга бардым. Бу абый белән...
Бу бармак – бабай,
Бу бармак – әби,
Бу бармак – әти,
Бу бармак – әни,
Бу бармак – бәби,
Аның исеме – чәнти.
***
– Бармак, бармак,
Кайда булдың?
– Бу абый белән
Урманга бардым.
Бу абый белән
Кырда йөгердем.
Бу абый белән
Ботка ашадым.
Бу энем белән
Җыр җырладым.
Олыга – утын ярырга,
Ә сиңа – чыгып алырга,
Уртага – мичкә ягарга,
Ә сиңа – казан асарга,
Чәнтигә – җырлый башларга,
Дусларның күңелен ачарга.
Йодрыклар
Йодрыкны без ачабыз,
Ә аннары ябабыз.
Ачабыз, ябабыз,
Ябабыз да ачабыз.
Ачып-ябып уйнап туйгач,
Чәбәк-чәбәк уйныйбыз.
***
Карга килде – казан асты,
Торна килде – тоз салды,
Саескан килде – салма салды
Күгәрчен килде – куп ашады,
Аккош килде – туймый калды,
Кетер-кетер, казан төбен кимерер.
***
Без кәбестә турыйбыз,
Кишерен дә уабыз,
Тозларны да сибәбез,
Кәбестәне кысабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк