Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты федераль грантка ия булды
Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты Россия Мәдәният министрлыгы грантына ия булды. Экстремаль шартларда исән калу турында фильм 2019 елның февраль-март аенда Башкортстанның Хәйбулла...
Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты Россия Мәдәният министрлыгы грантына ия булды. Экстремаль шартларда исән калу турында фильм 2019 елның февраль-март аенда Башкортстанның Хәйбулла районында төшереләчәк. Айнур Аскаров “Татар-информ” хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, бюджет – 38-40 миллион чамасы, әлегә төгәлрәк мәгълүмат юк. Фильм Свердловск киностудиясе белән берлектә төшерелә.
“Фильм экшн-драма жанрында. Ул гаиләнең экстремаль шартларда исән калырыга омтылышы һәм мәңгелек кыйммәтләр хакында”, - диде Айнур Аскаров.
Сценарий 2016 елда Башкортстанның Хәйбулла районында булган вакыйгалар нигезендә язылган. Сценарий авторы – Айдар Акманов.
“Әле кастинглар уздырылмаган, шуңа кемнәр катнашасы билгеле түгел. Мөгаен, Россия күләмендә танылган актерларны да алырбыз. Командада кемнәр буласы да билгеле түгел, - дип өстәде кинорежиссер. – Мин әле башка проект белән мәшгуль. Бер айдан Башкортстанда Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәре буенча “Таганок” фильмын төшәрә башлаячакмын”.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Авторлык һәм эксперименталь кино эксперт советы 68 гаризадан 35 проектны сайлап алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк