Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәмәтовның танылган китабы тиздән татар телендә чыгачак
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Сания Әхмәтҗанова). Яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәмәтов үзенең өченче китабын тәмамлаган. «Урам балалары» әсәре басмага әзерләнә. Китап сукбай балалар тормышына...
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Сания Әхмәтҗанова). Яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәмәтов үзенең өченче китабын тәмамлаган. «Урам балалары» әсәре басмага әзерләнә. Китап сукбай балалар тормышына багышлана, диде автор "Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Айгизнең әйтүенчә, әлеге темага башкорт телендә күптән инде китаплар язылганы юк. Сукбайлык, үткән гасыр проблемасы кебек тоелса да, бүген дә мөһим булып кала бирә. Автор үз китабында кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен тасвирларга омтылган. Китап 3 мең данә тираж белән чыга, рус теленә дә тәрҗемә ителәчәк. Республика китапханәләре автордан, басылып чыкканчы ук, яңа китабын соратып куйганнар инде.
Моның сәбәбе мәгълүм: Айгиз Баймөхәмәтовның иң беренче язылган - «Ҡалдырма, әсәй!» («Не оставляй, мама!») исемле автобиографик повесте - бүген Башкортстанда иң күп тиражлы заманча китап. Ул инде күптөрле телләргә тәрҗемә ителгән. Әсәр, китап буларак, төрле телләрдә - 30 мең данә һәм Интернет аша 100 мең тапкырдан артык күчереп алып укылган.
Татарстан укучылары өчен дә күңелле хәбәр җиткерде Айгиз: "Калдырма, әнкәй!" китабының татар теленә тәрҗемәсе Уфада әзерләнә. Автор аны февраль-март айларында басылып чыгар, дип ышандырды. Аннан соң Казанга килү теләге булуын да әйтте.
"Башкортстан, Казан һәм Чаллыдан миңа татар теле укытучылары үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Алар "Калдырма, әнкәй"не әдәбият дәресләрендә файдалануларын, укучыларның, дәрестән чыгып китәргә дә теләмичә, әсәрне укуны дәвам итүне сорауларын җиткерделәр. Китапны татар теленә дә тәрҗемә иттерүемне үтенделәр, ди яшь автор. Автобиографик повестьны Башкортстанда яшәүче татар шагыйре, галим Руслан Сөйләйманов тәрҗемә иткән.
М.Гафури исемендәге Башкортстан академия драма театрында һәм Х.Намсараев исемендәге Бурятия драма театрында бу повесть мотивлары буенча спектакльләр куела. 2015 елда Айгиз Баймөхәмәтов, "Калдырма, әнкәй" китабы өчен Башкортстанның Ш.Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясенә лаек булган.
Яшь авторның икенче китабы - хикәяләр җыентыгы «Әкиәтһеҙ бала саҡ» («Әкиятсез балачак») дип атала. Аны да татар теленә Руслан Сөләйманов тәрҗемә иткән булган.
Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәмәтов (1988) - башкорт журналисты һәм язучысы. Россия һәм Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы. Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты. Уфада яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
Комментарий юк