Башкортстанда Хәния Фәрхи истәлегенә “Онытылыр димә” бәйгесе оештыралар
Майда Татар дәүләт филармониясендә узачак кичәдә Салават Фәтхетдинов һәм Радик Юльякшин катнашырга вәгъдә бирде, дип хәбәр иткән Фирүзә Ибәтуллина. Башкортстанда Хәния Фәрхи истәлегенә башкор...
Майда Татар дәүләт филармониясендә узачак кичәдә Салават Фәтхетдинов һәм Радик Юльякшин катнашырга вәгъдә бирде, дип хәбәр иткән Фирүзә Ибәтуллина.
Башкортстанда Хәния Фәрхи истәлегенә башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның “Онытылыр димә” төбәкара бәйгесе узачак. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Бәйгенең проектын Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистының бертуган сеңелесе, Тәтешле районында яшәүче Фирүзә Ибәтуллина әзерләгән. Ул, шулай ук, 30 майда — легендар җырчының туган көнендә Хәния Фәрхигә багышлап Хәтер кичәсе уздырырга планлаштыра. Оештыручы сүзләре буенча, Татар дәүләт филармониясендә узачак кичәдә Салават Фәтхетдинов һәм Радик Юльякшин катнашырга вәгъдә биргән, дип яза "Башинформ".
Искәртеп үтик, Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә 57 яшендә Башкортстанның Тәтешле районында вакытсыз вафат булды. Җырчыны Казанда җирләделәр.
Бүген "Татар-информ" Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды, дип хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк