Башкортстанда суган түтәлендә борынгы грек тәңкәсе табылган
Тәңкәгә борынгы грек сүзләре һәм күкрәктән өч сын сурәте сугылган.Үзенең табышы турында Рөстәм Кәбиров фейсбукта хәбәр бирде. Бу яңалыкка Башкортстан тарихчысы Артур Иделбаев да игътибар итте. Аның ф...
Тәңкәгә борынгы грек сүзләре һәм күкрәктән өч сын сурәте сугылган.Үзенең табышы турында Рөстәм Кәбиров фейсбукта хәбәр бирде.
Бу яңалыкка Башкортстан тарихчысы Артур Иделбаев да игътибар итте. Аның фикеренчә, әлеге табыш - Византияны саклауда зур батырлыклар күрсәткән хәрбиләрнеке. Тарихчы билгеләвенчә, тәңкәдә безнең гасырның 138-161 елларында идарә иткән борынгы Рим императоры Антонин Пий рәсеме сугылган. Рөстәм Кабиров әйтүенчә, табыш борынгы грек хәрбиләренең кием элементы булу фаразына башка тарихчылар да кушыла.
"Мин бу тәңкәне бакчада түтәлдә таптым. Бәлки ул яз айларында, җир сөргән вакытта өскә килеп чыккандыр. 20 ел элек биредә 30-50 метрлык тирәнлектә шулай ук калын бакыр тәңкә табылган иде. Нуриман районы борынгы курганнарда урнашкан дип санала, бәлки минем табыш та борынгы хәрбиләр белән күмелгән булгандыр. Әлеге вакытта тәңкәне белгечләр тикшерә. Аларның нәтиҗәләренә карап, табышны сату яки музейга бирү мәсьәләсен хәл итәчәкмен", - ди Рөстәм Кабиров.
Экспертиза нәтиҗәләре билгеле булгач, борынгы грек тәңкәсе табылган җирдә Рөстәм Кабиров, белгечләр җәлеп итеп, археологик казынулар башларга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарий юк