Башкортстанда татар фольклор җыр фестивале узды
Туймазы районында “Бабай утары” музей-этнография комплексында “Җырлыйк әле” үзешчәннәр татар фольклор җыр фестивале булды. (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Башкортстанның Туймазы районында “Бабай ута...
Туймазы районында “Бабай утары” музей-этнография комплексында “Җырлыйк әле” үзешчәннәр татар фольклор җыр фестивале булды.
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Башкортстанның Туймазы районында “Бабай утары” музей-этнография комплексында “Җырлыйк әле” үзешчәннәр татар фольклор җыр фестивале булды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Фестивальдә республиканың Салават шәһәреннән, Уфаның Демский районыннан, шулай ук Туймазы, Краснокамский, Шаран, Бакалы һәм башка районнардан татар фольклор ансамбльләре катнашты. Жюри составын татар җырчысы Фән Вәлиәхмәтов җитәкләде, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Туймазы шәһәренең “Җидегән йолдыз” татар вокаль ансамбле Гран-прига лаек булган.
I дәрәҗәдәге диплом Салават шәһәреннән “Йолдызлар” үзешчән ансамбленә, II дәрәҗәдәге диплом Уфаның Демский районыннан “Ак калфак” эстрада-фольклор ансамбленә, III дәрәҗәдәге диплом Краснокамский районының “Ак калфак” фольклор ансамбленә тапшырылган.
Фото: bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк