Баулыда балалар өчен уен мәйданчыгы төзүгә хоккей хәйрия туры акчалары тотылачак
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Баулының “Шатлык” тернәкләндерү үзәге территориясендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәк. Мәйданчыкны төзүдә “Вымпел” хоккей хә...
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Баулының “Шатлык” тернәкләндерү үзәге территориясендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәк. Мәйданчыкны төзүдә “Вымпел” хоккей хәйрия турында һәр командадан җыелган взнос акчалары кулланыла. Бу хакта “Татар-информ”га “БлагоДарение” яшь буынга ярдәм итү һәм социаль башлангычларны гамәлгә ашыру хәйрия фонды директоры ярдәмчесе Алсу Сабирова хәбәр итте.
"13 май көнне “Татнефть Арена” боз сараенда Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән төзелгән “БлагоДарение” хәйрия фонды, “Ядран-Ойл”компаниясе белән берлектә, хоккей буенча хәйрия фонды уздырды”, – диде Алсу Сабирова.
- Әлеге турнир “Бергә булдырабыз” (“Сможем вместе”) республика проекты кысаларында оештырылган. Аның максаты: спорт тәрбиясен популярлаштыру һәм үсмерләр һәм яшьләрне хәйрия эшчәнлегенә тарту.
“Турнирда дүрт хоккей командасы көч сынашты. Болар - “Ядран-Ойл”, “Прокуратура”, “Добрая Казань”, “М7”. Һәр команда турнирда катнашу өчен билгеле күләмдә взнос кертте. Җыелган акчалар Баулы районының “Шатлык” тернәкләндерү территориясендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен уен мәйданчыгы төзүгә тотылачак. “Шатлык” тернәкләндерү үзәгенә “БлагоДарение” хәйрия фонды ярдәм күрсәтә , – диде хәйрия фонды директоры ярдәмчесе.
Турнирны күпбалалы гаиләдә, социаль оешмаларда тәрбияләнүче, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар тамаша кылган. Алар өчен Боз сараеның фойесында мавыктыргыч программа оештырылган.
“Чарада шулай ук ТР Социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, “БлагоДарение” фонды Президенты Фәрит Салихов, Баулы районы башлыгы Ринат Хәмидуллин катнашты”, – диде Алсу Сабирова.
- Беренче хәйрия хоккей турнирының җиңүчесе - “Прокуратура” командасы. Икенче урынны “М7” командасы яулаган. Өченче урында - “Ядран Ойл”. “Добрая Казань” командасы да истәлекле кубок белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк