Логотип
Хәбәрләр

Баянчы Айдар Вәлиев Татарстанда продюсерлар мәктәбе булырга тиеш дип саный

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты, баянчы Айдар Вәлиев Татарстанда продюсерлар мәктәбен көллият яки институт форматында булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-...

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты, баянчы Айдар Вәлиев Татарстанда продюсерлар мәктәбен көллият яки институт форматында булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә сөйләде.

«Продюсер яисә менеджерның музыка буенча белеме булырга тиеш. Нинди стильләр бар, аны кем тыңлаганын белергә тиеш ул», - ди музыкант.

«Мәсәлән, заводка барсаң, Людвиг ван Бетховенны уйнап утырмыйсың бит инде, анда икенче музыка кирәк. Театрда «Күбәләгем»не шулай ук уйнап булмый, анда Салих Сәйдәшев, Сара Садыйков, Нәҗип Җиһановның әсәрләрен уйнарга кирәк», - диде Айдар Вәлиев.

Айдар Вәлиев Татарстанда музыкаль бизнес юк, дигән фикердә. «Россиядә дә юктыр дип әйтер идем мин. Шуңа да ул проблема әле чишелеп бетмәгән. Европага чыккан вакытта менеджерым концертларны оештыра, шартлар, түләү мәсьәләсе буенча килешү төзи. Ә миннән – концерт», - диде ул.

«Базар дигән әйбер бар. Кулланучы һәм тәкъдим итүче була. Без музыканы эшлибез, уйныйбыз. Без аны сатарга тиеш түгел. Аның өчен аерым кеше – менеджер булырга тиеш», - диде Айдар Вәлиев.

Фото: Рамил Гали

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк