БДИдан 400 балл җыеп, Россияне шаккаттырган укучы - татар егете Руслан Сәлимгәрәев
Мәскәүнең 179нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев дүрт Бердәм дәүләт имтиханыннан 400 балл җыйган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Руслан турында тулырак аның б...
Руслан Сәлимгәрәев рус теле, профильле математика, биология һәм химиядән БДИны йөзәр баллга тапшырган иде. Моннан тыш, Руслан информатика һәм физика фәннәреннән дә биргән, әмма югары баллга түгел. Ул информатикадан 83 балл, физикадан 98 балл җыйган.
Руслан Сәлимгәрәев БДИ нәтиҗәләрен белгәч, дәүләт хезмәтләре порталы ватылган дип уйлаган. “Шуңа күрә дә ул сайтның берничә тапкыр йөз балл итеп чыгаруына баш ваттым”, - ди Руслан. Әмма аның нәтиҗәсен очраклы хәл дип әйтеп булмый. Бу турыда РИА “Новости” агентлыгы яза.
"Русланның фәнне өйрәнүе дуслары белән аралашуына комачауламый. Алар класслары белән гадәти балалар", - дип сөйләгән аның әнисе Ольга.
Руслан Сәлимгәрәевнең бертуган энесе Артём сүзләренчә, алар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнеп үсә. “Без гаиләдә дүртәү: олы апабыз Марина, аннан Руслан, мин һәм энебез Тимур. Әниебез рус милләтеннән, әтиебез татар. (Әтиләре Салават исемле - ТИ). Гомумән, татар туганнарыбыз белән аралашып торабыз. Әти ягыннан дәү әниебез татар, ә дәү әтиебез башкорт милләтеннән. Әтиебез Мәскәү дәүләт университетының туфрак белеме факультетын тәмамлаган иде, әмма профессиясе буенча, фән өлкәсендә эшләми. Әниебез дә МДУның туфрак белеме факультетын тәмамлады һәм хәзер дә анда эшләвен дәвам итә. Русланда биология фәненә мәхәббәтне әниебез тәрбияләде”, - дип сөйләде ул. Дәвамын укыгыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк